Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Призывник һәр чарада катнашырга тиеш

ТР Биектау районы прокуратурасы тарафыннан "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 2011 елның көзге чакырылыш чорында солдатка чакырылучы-ларның барлык чараларда катнашуын тәэмин итү өлешендә ничек үтәлүе тикшерелде. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 26 статьясы нигезендә, чакырылу төшенчәсе медицина тикшеренүе узуны һәм чакырылыш комиссиясе утырышын, шулай...

ТР Биектау районы прокуратурасы тарафыннан "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 2011 елның көзге чакырылыш чорында солдатка чакырылучы-ларның барлык чараларда катнашуын тәэмин итү өлешендә ничек үтәлүе тикшерелде.

"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Федераль законның 26 статьясы нигезендә, чакырылу төшенчәсе медицина тикшеренүе узуны һәм чакырылыш комиссиясе утырышын, шулай ук хәрби хезмәт узу урынына җибәрелү өчен хәрби комиссариатка килүне үз эченә ала. Хәрби хезмәткә алу белән бәйле чараларга гражданнар хәрби комиссариат повесткасы белән чакырылалар.

2006 елның 11 ноябреннән чыккан РФ Хөкүмәтенең "РФ гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру турында" 663 нче боерыгының 7 пункты нигезендә армиягә чакырылучыларга повесткалар хәрби комиссариат хезмәт-кәрләре (хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре) тарафыннан, кагыйдә буларак, аны алучыга кул куйдырып, повесткада күрсә-телгән срокка 3 көн кала тапшырыла.

2011 елгы көзге чакырылыш чорында Биектау муниципаль районы җирлекләре башлыклары, шул исәптән Дачное авыл җирлеге башлыгы исеменә медицина һәм чакыру комиссияләренә килергә тиешле гражданнарның исемлеге җибәрелде. Шуңа карамастан, әлеге авыл җирлегенә керүче авыллардан 11 призывник медицина тикшерүен узмады, чөнки аларның килүе тәэмин ителмәде.

Әлеге хәл гражданнарның хәрби комиссариатка үз вакытында килүен тәэмин итү буенча авыл җирлегенең хәрби исәп өчен җаваплы вазифалы затлары тарафыннан җитәрлек чаралар күрелмәвен раслый.

Район прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча Дачное авыл җирлеге башлыгы Евгений Ларин исеменә хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында законны бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарылды.

Р. ГУСАМОВ, ТР Биектау районы прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев