Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Җир законын бозуларга киртә куелды

Биектау районы прокуратурасы федераль законны үтәүне тикшерү кысаларында "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәте тарафыннан җир законы таләпләренең үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында ачыкланганча, ТР Биектау муниципаль районы территориясендә региональ дәрәҗәдәге "Казан-Малмыж" юлы буенда урнашкан уртак кулланылыштагы "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенә караучы реклама щиты бар. РФ Җир кодексының 25 статьясы нигезендә...

Биектау районы прокуратурасы федераль законны үтәүне тикшерү кысаларында "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәте тарафыннан җир законы таләпләренең үтәлүен тикшерде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ТР Биектау муниципаль районы территориясендә региональ дәрәҗәдәге "Казан-Малмыж" юлы буенда урнашкан уртак кулланылыштагы "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенә караучы реклама щиты бар.
РФ Җир кодексының 25 статьясы нигезендә РФ Җир кодексының III һәм IV бүлекләрендә каралган җир участокларына хокуклар гражданлык законы, федераль законнар белән билгеләнгән нигезләмәләргә таянып барлыкка килә, һәм "Күчемсез милекне һәм аның белән бәйле алыш-бирешне (сделка) дәүләт тарафыннан теркәү турында"гы Федераль закон нигезендә дәүләт тарафыннан теркәлергә тиеш.
Әмма "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенә караучы реклама конструкциясе - реклама щиты тиешле тәртиптә хокук билгеләүче документлар белән рәсмиләштерелмәгән килеш файдаланыла.
ТР Биектау районы прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенә карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 7.1 статьясы буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында карар чыгарылды, ул карау өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Биектау бүлегенә җибәрелде. Прокурор карарын карау нәтиҗәсе булып РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 7.1 статьясы
санкциясе нигезендә "ТРАК-ЦЕНТР Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенә 15000 сум күләмендә штраф билгеләү турында карар чыгарылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев