Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Хәрби хезмәтне кичектереп тору

2011 нче елның 1 нче декабрендә № 376-ФЗ "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль законның 24 нче статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителде. Хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору - 2013 елның 1 гыйнварыннан нәкъ менә югары уку йортыннан соң һөнәри белем алу программалары буенча дәүләт аккредитациясе мөһим....

2011 нче елның 1 нче декабрендә № 376-ФЗ "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы Федераль законның 24 нче статьясына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон кабул ителде.

Хәрби хезмәткә чакырылудан кичектереп тору - 2013 елның 1 гыйнварыннан нәкъ менә югары уку йортыннан соң һөнәри белем алу программалары буенча дәүләт аккредитациясе мөһим. Закон югары уку йортын тәмамлаганнан соң һөнәри белем алучыларны хәрби хезмәткә чакырудан кичектереп торуга багышланган.

2011 нче елның 1 гыйнварыннан югары уку йортыннан соң һөнәри белем алу һәм белем бирү учреждениеләре, фәнни оешмаларның белем бирү программалары буенча дәүләт аккредитациясе күздә тотылган. Ул тормышка ашырыла торган программаларның һәркайсы буенча түгел, ә бәлки төп һөнәри белем бирү программалары кергән әзерлек һәм белгечлек юнәлешләренең эреләндерелгән төп төркемнәре буенча уздырыла. Әлеге үзгәрешләрне кертү вакытына күрсәтелгән учреждениеләргә дәүләт аккредитацияләве тәмамланмаган.

2013 нче елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакырудан кичектереп тору хокукына югары уку йортыннан соң белем бирүнең әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләрнең аккредитацияләнгән эреләндерелгән төркемнәренә караган төп белем бирү программалары буенча югары, өстәмә һөнәри белем учреждениеләрендә, фәнни оешмаларда көндез белем алучылар ия булачак. Ягъни нәкъ менә югары уку йортыннан соң һөнәри белем алу программалары буенча андый учреждениеләрдә (оешмаларда) дәүләт аккредитациясе булганда гына.

Закон үз көченә кергәнгә кадәр хәрби хезмәткә чакырудан кичектереп тору хокукын алган кешеләр әлеге хокукның гамәлдә булу срогы чыкканга (аның нигезе беткәнгә) кадәр аннан файдаланалар. Закон 2013 нче елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Ф.Гайфуллин, Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев