Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Товарның яраклылык срогы чыккан булса

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы инде ничәнче тапкыр кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, кибеттән һәм базардан әйбер сатып алганда азык-төлекнең яраклылык срогына, кайда җи-тештерелгәнлегенә, әзер-ләнү көненә игътибар итәргә, куллану вакыты күрсәтелмәгән товарларны алмаска киңәш итә. Әчегән сөт, ис кергән балык, таш кебек каты прәннек, күгәргән казылык, кортлы чикләвек - мондый...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы инде ничәнче тапкыр кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, кибеттән һәм базардан әйбер сатып алганда азык-төлекнең яраклылык срогына, кайда җи-тештерелгәнлегенә, әзер-ләнү көненә игътибар итәргә, куллану вакыты күрсәтелмәгән товарларны алмаска киңәш итә.

Әчегән сөт, ис кергән балык, таш кебек каты прәннек, күгәргән казылык, кортлы чикләвек - мондый күңелсезлекләр өчен сатып алучы үз кесәсеннән түли, сәламәтлегенә зыян китерә. Товарның яраклылык срогы турындагы мәгълүмат төрле алымнар белән күрсәтелергә мөмкин. Кулланучылар өчен мәгълүмат азык-төлек салынган савытта, аның этикеткасында, ярлыгында, бөкесендә, кайбер товарларга куела торган өстәмә биттә (листок-вкладыш) күрсәтелергә тиеш. Әгәр товар үлчәп, төреп яки төргәкләп куелган булса, сатучы, үлчәүле продукция салынган транспорт төргәге маркировкасына таянып, сез сораган мәгълүматны бирергә тиеш.
Агымдагы елның узган чорында Татарстанның этил спирты, алкогольле продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дәүләт инспекциясенең Казан территориаль органына яраклылык срогы чыккан товарлар сату фактлары турында хәбәр ителгән сигез гариза килде. Нәтиҗәдә барлыгы 53,75 мең сумга яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарлары сатылу факты расланды.
Куллану срогы чыккан товарлар сату Россия Федерациясе законын, шул исәптән "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законны һәм товарларның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998. № 55 карарында расланган аерым төрләрен сату кагыйдәләрен тупас бозу булып тора.
Азык-төлеккә һәм башка товарларга аларны әзерләүче яраклылык срогын - товар тиешле максатында файдаланырга яраксыз хәлгә килә торган вакыт арасын билгеләргә тиеш.
Яраклылык срогы чыккан, шулай ук куллану вакыты күрсәтелергә тиеш булып та, ул күрсә-телмәгән товарны сату тыела.
Әгәр дә кибет шүрлекләрендә шундый товарлар була икән, бу сатып алучының сыйфатлы товар алу хокукын бозу дип санала. Закон нигезендә кибет товарны башкасына алыштырырга яки акчаны кире кайтарып бирергә тиеш. Һәм мондый тәртипсезлекнең кабатлануына юл куймаска ки-рәк. Үзебезнең гражданлык активлыгыбызны күрсәтеп һәм иминлегебез турында кайгыртып, без, кулланучылар, сизгер булырга, товар турындагы мәгълүматны игътибар белән укырга һәм кулланучылар хокукларын бозу фактлары турында контрольлек
итүче органнарга хәбәр итәргә тиеш.
Яраклылык срогы чыккан, әзерләнү һәм куллану вакыты турында мәгълүмат булмаган товар сату фактлары турында язмача ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына хәбәр итәргә мөмкин. Аның адресы: Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 нче йорт.
Тел.: 8 (8432) 77-94-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев