Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Суд утырышлары хәзер яңа залда уза

Суд утырышлары залы - гадел хөкем тормышка ашырыла, кеше язмышларын хәл итүче гаепләү яки аклау карарлары чыгарыла торган урын. Андый бүлмә-ләрнең эчке ягы билгеләнешенә туры килеп торырга тиеш. Менә шуларны күздә тотып, безнең Биектау районында 2014 елның 11 нче сентябрендә күп функцияле суд утырышлары залы ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының...

Суд утырышлары залы - гадел хөкем тормышка ашырыла, кеше язмышларын хәл итүче гаепләү яки аклау карарлары чыгарыла торган урын. Андый бүлмә-ләрнең эчке ягы билгеләнешенә туры килеп торырга тиеш.

Менә шуларны күздә тотып, безнең Биектау районында 2014 елның 11 нче сентябрендә күп функцияле суд утырышлары залы ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Идрис улы Гыйлаҗев, Татарстан Республикасының Суд Департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргазям улы Салихов, Биектау район суды рәисе Айдар Фатих улы Гали-әкбәров катнашты.

Ремонт эшләрен башкарганнан соң, суд утырышлары залы, утырышларны суд хезмәткәрләре өчен дә, залда утыручы башкалар өчен дә уңайлы шартларда уздырырлык техник яктан җиһазланган бинага әверелде. Гамәли яктан да, эстетик яктан да заманның барлык таләпләренә җавап бирерлек залга хәзер 60тан күбрәк кеше сыя. Анда ике телевизор, видеоконференция элемтәсе өчен бер камера бар. Микрофоннар ярдәмендә эшләтелә торган әлеге техника мәгълүматны залда утыручыларга тулысынча җиткереп бара. Система Интернет челтәре ярдәмендә барлык тикшерү изоляторлары белән тоташтыра, Рос-сиянең теләсә кайсы ноктасында урнашкан шундый ук видеосистемалар белән дә элемтәгә керә ала. Һәм бу ерак аралардагы шаһитлардан да сорау алуны җиңеләйтә. Моннан тыш, залга урнаштырылган видеоконференция элемтәсе җиһазлары судьяларга һәм аппарат хезмәткәрләренә республиканың Югары суды һәм Суд Департаменты идарәсе тарафыннан уздырыла торган семинарлар һәм киңәшмәләрдә ерактан торып катнашу мөмкинлеге тудыра.

Залдагы үзгәрешләр күзгә күренеп торырлык, андагы шартлар уңайлы һәм күңелгә ятышлы. Мондый үзгәрешләр Татарстан Республикасының Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд Департаменты идарәсе җитәкчеләре ярдәмендә тормышка ашырылды. Алар әлеге мәсьәләнең мөһимлеген, яхшы шартларның беренче чиратта граҗданнарның Конституциядә күздә тотылган хокукларын яклау өчен тудырылуын аңлап, әйбәт эш башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев