Россияда электросамокатчыларга зур штрафлар кертелергә мөмкин
Россиядә электросамокат кулланучылар өчен яңа штрафлар кертү карала. Тиешле закон проекты 2026 елда эшләнеп бетеп, кабул ителергә мөмкин, дип сенатор Артем Шейкин хәбәр итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.
Инициатива нигезендә, тизлек чикләрен арттырган өчен 5 мең сум күләмендә штраф билгеләү тәкъдим ителә. Ә исерек хәлдә йөрү өчен тагын да катырак җәза каралган — 30 мең сумга кадәр штраф.
Закон проекты 2024 елда Дәүләт Думасында беренче укылышны узган, хәзер ул икенче укылышка әзерләнә. Шулай ук хакимиятләр бер самокатта икешәр кеше йөрү өчен дә санкцияләр кертү мөмкинлеген карый.
Сенатор сүзләренчә, соңгы елларда кикшеринг хезмәтләре кулланучыларны контрольдә тотуны көчәйтте. Самокатлар номер билгеләре белән җиһазландырылган, бу исә кагыйдә бозучыларны ачыкларга һәм җаваплылыкка тартуга мөмкинлек бирә.
Көчәйтелгән җәза чаралары кагыйдә бозулар санын киметергә һәм юлларда иминлекне арттырырга ярдәм итәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев