Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лаеклы ялга озаттык

2015 нче елның 2 нче сентябрендә Биектау районы суды коллективы район суды судьясы Андрей Иванович Рассохинны почетлы отставкага озатты. Биектау районында судья булып эшләгән 13 елда ул йөзләгән эшне карады. Ә бу эшләргә бит кешеләрнең бәлаләре, үтенечләре, гаделлек эзләүләре кергән язмышлары бәйләнгән. Бары тик эшнең асылын җентекләп, төрле яклап өйрәнеп...

2015 нче елның 2 нче сентябрендә Биектау районы суды коллективы район суды судьясы Андрей Иванович Рассохинны почетлы отставкага озатты.

Биектау районында судья булып эшләгән 13 елда ул йөзләгән эшне карады. Ә бу эшләргә бит кешеләрнең бәлаләре, үтенечләре, гаделлек эзләүләре кергән язмышлары бәйләнгән. Бары тик эшнең асылын җентекләп, төрле яклап өйрәнеп кенә, закон һәм үз тормыш тәҗрибәңә нигезләнеп хөкем чыгарырга була. Юрист булып киткәнче, Андрей Иванович зур тормыш мәктәбе үткән. Аны бер дә җиңел дип әйтерлек түгел.
Андрей Иванович Рассохин 1979 нчы елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Казан шәһәренең Мәскәү, Вахитов районнары прокуратурасында, Казан шәһәре прокуратурасында, Татарстан Республикасы Биектау районы прокуратурасында эш-ләгән, Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясе адвокаты булган.
Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасында эшләгән чорда А.И.Рассохин СССР Прокуратурасының Үзбәкстан Республикасындагы пар-тия һәм хуҗалык органнарына карата җинаять эшләрен тикшерүчеләр бригадасы составына чакырыла.
Судья вазифасындагы хезмәт бурычларын үтәүгә Андрей Иванович Россия Федерациясе Президентының 31.10. 2002, № 1280 Указы нигезендә 2002 нче елның 12 нче ноябрендә кереште. А.И.Рассохинның хез-мәт стажы юристлык буенча - 35, судья вазифасында - 13 ел. Ул бишенче квалификация классына ия.
Коллегалары һәм кул астында эшләүчеләр арасында ул принципиаль, максатчан һәм таләпчән белгеч буларак мәгълүм. Югары профессиональлеге, һөнәренә тугры һәм гашыйк булуы нәтиҗәсендә, ул тормышта катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә ирешә. Аның бөтен гомере гадел хөкем итүгә багышланган. Ә бу өлкәдә кешеләргә карата бетмәс-төкәнмәс яратуың булмаса, уңышка ирешү мөмкин түгел. Кешеләр белән теләп һәм оста аралашуы аның кеше күңелен яхшы белүче булуын, үзенчәлекле фикер йөртүче икәнлеген күрсәтә, ди аның турында хезмәт-тәшләре.
Судья А.И.Рассохин үз эшенә намус белән карады. Юридик яктан белемле, матди һәм процессуаль хокукны яхшы белә, белемнәрен көн-дәлек эшендә дөрес куллана. Эшләрне билгеләнгән срокта карап тикшерә иде ул. Аның рәислегендәге суд утырышлары, процессуаль нормаларны үтәп, вакыйгалар, булган дәлилләр тәфсилле тикшерелеп узды. Ул судның гадел хөкем чыгаруы, дөрес карарлар кабул итүе өчен тырышты.
Судья А.И.Рассохин судьялар берлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашкан, беренче көннәреннән үк Татарстан Республикасындагы "Судьяларның Россия берләшмәсе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасына кергән.
"Биектау хәбәрләре" газетасында судья А.И. Рассохинның суд эшенә һәм законнарны аңлатуга багышланган күп мәкаләләре басылып чыкты.
Биектау районы суды коллективы, законлылыкны ныгытуга зур өлеш кертүе, югары профессиональлеге һәм хезмәт бурычын тел-теш тидергесез итеп үтәгәне өчен, А.И.Рассохинга рәхмәт белдерә. Лаеклы ялда булса да, Андрей Иванович судьялар берлеге эшендә, Биектау районы суды коллективы тормышында актив катнашыр, судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләренә үзенең тормыш һәм һөнәр тәҗрибәсе белән ярдәм итәр, дип өметләнәбез.
Эльвира Халитова,
ТР Биектау районы суды рәисе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев