Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Көнкүреш калдыкларын яндырган өчен штраф яный

Пластик, резина, иске җиһазлар һәм төзелеш материаллары кебек көнкүреш калдыкларын елның теләсә кайсы вакытында яндыру катгый рәвештә тыела. Кагыйдәләрне бозган өчен штраф каралган.

Нәрсәләрне яндырырга ярамый?

Көнкүреш чүпләрен, шул исәптән пластик, резина, иске мебель һәм төзелеш калдыкларын ачык утта яндыру рөхсәт ителми.

Шул ук вакытта ботаклар, яфраклар һәм коры үлән кебек үсемлек калдыкларын махсус җиһазландырылган урында һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгән очракта гына яндырырга мөмкин.

Янгынга каршы махсус режим вакытында тыю көчәйтелә

Җәй көне еш кына кертелә торган махсус янгынга каршы режим вакытында теләсә нинди ачык ут куллану тулысынча тыела.

Штраф күләме

Гражданнар өчен штраф 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ә махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда штраф күләме 10 меңнән 20 мең сумга кадәр арта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев