Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен ТР буенча Росреестр Идарәсенә генә түгел, Кадастр палатасына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Гражданнарга күчемсез милекне теркәү өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә яки Кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргәме-юкмы икәнен сайлау мөмкинлеге барлыкка килгән мизгелдән ике ел вакыт узды. Нәкъ менә 2010 елның 17 октябреннән Кадастр палатасы (Татарстан Республикасы буенча "Росреестрның федераль Кадастр палатасы" федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалы) гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен...

Гражданнарга күчемсез милекне теркәү өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә яки Кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргәме-юкмы икәнен сайлау мөмкинлеге барлыкка килгән мизгелдән ике ел вакыт узды. Нәкъ менә 2010 елның 17 октябреннән Кадастр палатасы (Татарстан Республикасы буенча "Росреестрның федераль Кадастр палатасы" федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалы) гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле алыш-бирешне дәүләт тарафыннан теркәү, ЕГРП дан мәгълүматларны бирү вәкаләтләренә ия булды.
Иң башта Татарстан Росреестр Кадастр палаталарына әлеге вәкаләтләрне биргән Россия Федерациясенең алты субъекты составына керде, бу хезмәт гариза бирүчеләргә эксперимент сыйфатында бирелде. 2011 елның июленнән югарыда күрсәтелгән вәкаләтләр Росреестр боерыгы белән Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы филиалына беркетелде.
Шул рәвешле, гариза бирүче Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә яки Кадастр палатасына мөрәҗәгать итәме-юкмы - анысы аның эше.
Әлеге хезмәтнең бүген гражданнар арасында никадәр кирәкле икәнен саннар күрсәтә: эксперимент башында Кадастр палатасы гариза бирүчеләрдән документлар кабул итсә һәм аларга күчемсез милекне теркәү белән бәйле документларның гомуми саныннан 15% тан чак кына артыгын бирсә, 2011 елда - 30% ка якын, ә агымдагы елда бу чагыштырма иллегә илле диярлек тәшкил итте. Ягъни гражданнарның бер яртысы элеккечә күчемсез милекне һәм аның белән бәйле алыш-бирешне дәүләт тарафыннан теркәү һәм ЕГРП дан мәгълүматлар алу өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәләр, икенчеләре - Кадастр палатасына.
Шуның белән бергә сайлау хокукыннан Идарәнең Казанда урнашкан Үзәк офисына һәм өстәмә пунктларына мөрәҗәгать итүче гариза бирүчеләр генә түгел, Идарәнең һәм Кадастр палатасының республика районнарында урнашкан территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә файдалана ала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев