Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җинаятьчеләр җәза көтә

Биектау районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан урлаулар буенча берничә җинаять эше ачыкланды. Өч ай дәвамында җинаятьчеләр район җирлегендә һәм аннан читтә төзелеп ята торган шәхси өйләрдән төзелеш материалларын, кыйммәтле төзү инструментларын урлаганнар. Биектаудан алып, Питрәч районы Шигали авылына кадәр булган авыл җирлекләрендә 7 шундый җинаять эше теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда,...

Биектау районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан урлаулар буенча берничә җинаять эше ачыкланды. Өч ай дәвамында җинаятьчеләр район җирлегендә һәм аннан читтә төзелеп ята торган шәхси өйләрдән төзелеш материалларын, кыйммәтле төзү инструментларын урлаганнар. Биектаудан алып, Питрәч районы Шигали авылына кадәр булган авыл җирлекләрендә 7 шундый җинаять эше теркәлгән.

Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, полиция тарафыннан тоткарланган өч яшь ир кеше Казанда һәм Питрәч районында шундый характердагы урлау белән шөгыльләнгәннәр. Биектау районы полициясенең тикшерү бүлеге мәгълүматларына караганда, җинаятьчеләр төзелеш эшләре алып барыла торган өйләрне, сарайларны, янкормаларны ватып кереп, андагы барлык кыйммәтле инструментларны, төзелеш материалларын урлыйлар. Урланган инструментларны ломбардка тапшыра торган булганнар. Кагыйдә буларак, урлау өчен алар төнге вакытны сайлыйлар. Даими күзәтеп йөргәннән соң алар хуҗалары төнгә өйләренә кайтып китә торган һәм видеокүзәтү булмаган өйләрне "кармакка" алалар һәм үзләренең кырын эшләрен башкаралар.
"Әлеге җинаятьләрне беркайда да эшләмәгән 20-25 яшьлек егетләр башкарган, - ди Биектау районы полициясенең тикшерү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәтгалиев. - Бүгенге көндә алар барысы да үзләренең гаебен тулысынча таныдылар һәм кулга алындылар. Җинаятьчеләрнең гаебен исбатлаучы әйберләр дә тикшерүчеләр кулына керде. Агымдагы айда әлеге эш судка җибәреләчәк."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев