Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җинаять эше кузгатылды

2012 нче елның 28 августында Россия Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасындагы Арча районара тикшерү бүлеге РФ ҖК 131 статьясы 1 өлешендә (көчләү, ягъни зыян күрүче, я булмаса башка кешеләр белән, аларның ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып, ирексезләп яки янап җенси мөнәсәбәткә керү) күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатты....

2012 нче елның 28 августында Россия Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасындагы Арча районара тикшерү бүлеге РФ ҖК 131 статьясы 1 өлешендә (көчләү, ягъни зыян күрүче, я булмаса башка кешеләр белән, аларның ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып, ирексезләп яки янап җенси мөнәсәбәткә керү) күздә тотылган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатты.
Тикшерү фаразлаганча, 2012 нче елның 28 нче июлендә чама белән 24.00 сәгатьтә ТРның Биектау районы Бимәр авылы янындагы "Волговзрывпром" ачык акционерлык җәмгыяте объекты тирәсендәге урманда шик төшкән кеше, үзенең җенси теләген канәгатьләндерү өчен, зыян күрүче белән, аны ирексезләп, аның бөтен көченә каршылык күрсәтүенә карамастан, физик көч кулланып, мәҗбүр итеп җенси мөнәсәбәткә керә.
Бүгенге көнгә көчләүдә шик төшкән кеше сак астына алынды.
Биектау районы прокуратурасы җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев