Реклама
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН
Биектауда Монополиягә каршы хезмәт вәкиле гражданнарны кабул итте
Татарстан буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина Биектау районына кабул итү көне уздырды. Кабул итү барышында ул район эшмәкәрләре һәм гражданнары белән очрашты.
Монополиягә каршы органга сораулары булган кешеләр моңа кадәр аларны Казан шәһәренә кадәр үк барып хәл итә иде. Идарә тарафыннан оештырылган мондый мөмкинлектән район халкы бик теләп файдаланды.
Гүзәл Шәфигуллина мөрәҗәгать иткән һәр кешенең проблемасына тирән кереп, аларны закон нигезендә хәл итү юлларын күрсәтте. Эшмәкәрләргә һәм гражданнарга үз мәнфәгатьләрен яклау буенча киңәшләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев