Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

«Заря»: «Безнең белән бөтен Европа сугыша»

Махсус хәрби операция зонасында «Заря» исемен йөртүче солдат туган ягы Биектауга ике атналык ялга кайтты. Мәктәпне тәмамлагач та безнең язмабызның герое Санкт-Петербургта эчке эшләр гаскәрендә хәрби хезмәт уза. Армиядән соң контракт буенча кайнар нокталарда сугыша - Чечен Республикасында була. Узган елның сентябрь аенда, өлешчә мобилизация башлангач, ул хәрби комиссариаттан чакыру ала һәм икенче көнне үк махсус хәрби операция зонасына озатыла.

“Чечен Республикасында мин зур гына сынау узган идем инде, - дип башлады үзенең сүзен «Заря» исемен йөртүче солдат. -  Анда мин 1999 елда көрәштем. Шуннан соң 23 ел хәрби хезмәттә булдым. Старшина дәрәҗәсенә җиттем”.

Яңадан мобилизацияләнгәннән соң «Заря» 3 атна дәвамында Казанда хәрби хезмәттәге тәҗрибәсен ныгыта һәм махсус операция зонасына китә. Аның туганнан туган энесе дә Украина белән сугыша. «Заря» бүгенге көндә үзенең кайнар нокталарда алган тәҗрибәсен яшьрәк  солдатлар белән уртаклаша.

“Минем махсус хәрби операция зонасына китүемне әти-әнием хуплап каршылады. Без – ир-егетләр, тиздән 40 яшь тула. Ә сугышта яшь егетләр дә байтак. Аларның бернинди тәҗрибәсе юк. Без шул солдатларны көрәшергә, куркуны җиңәргә  өйрәтәбез”, - ди  «Заря».

Махсус хәрби операция зонасына ул Чечен Республикасында бергә көрәшкән сугышчан дусты белән китә.  Сугыш зонасында, хәлиткеч минутларда янәшәдә ышанычлы дустың булу  бигрәк тә кирәк.

“Без моңа кадәр бергәләп контракт буенча хезмәт иттек, монда да бер елдан артык бергә көрәшәбез. Монда да без янәшә, бер-беребезгә ярдәм итәбез, - дип дәвам итте сүзен якташыбыз  «Заря». – Беренче айларда Украинада бигрәк авыр булды. 2023 елны каршылаган  Яңа ел төнен гомердә дә онытасым юк. Безне позициягә 29 декабрьдә иртәнге сәгать 3 тә китерделәр. Су юк, ашарга бер кабым ризык юк. 31 декабрьдә төнге уникенче яртыда кырдагы пычрак чокырдан су җыйдык, аңа хлор салып дезинфекцияләдек, шуннан чәй кайнатып, Яңа ел каршыладык”.

Солдатлар туганнары белән һәрвакыт элемтәдә тора. Хәрби бәрелешләр вакытында гына элемтә югалып ала икән.

“Элемтә юк, дип зарланып булмый. Хәзер бит элеккечә сугышмыйлар. Безнең белән украиналылар түгел, ә Европа илләре сугыша. Радиостанциядән даими рәвештә поляк теле яңгырый”, - ди «Заря».

Без «Заря»дан туган илдән бара торган гуманитар ярдәм, балалар хатлары, открыткалары турында да сорамый булдыра алмадык. Солдат аларның вакытында килеп җитүе, хатларны күкрәк кесәсендә талисман итеп саклаулары турында җиткерде.

“Тылда да үз бурычларын аңлыйлар, үзебезнекеләрне ташламыйлар, - дип дәвам итте герой. – Даими рәвештә ярдәм алып торабыз. Волонтерларга рәхмәт. Без алар белән даими элемтәдә торабыз. Биектау башка районнардан игелеклелек ягыннан нык аерылып тора. Безнекеләр аена 2-3  тапкыр килеп китә. Район башлыгы безгә телевизор җибәргән иде. Шул мизгелләрдә күңелләр тулып китте. Ярдәменнән ташламаганы өчен аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез”.

«Заря» кыска вакытлы ялга икенче мәртәбә кайтты. Киткән вакытта кечкенә кызчыгы белән саубуллашу иң авыр мизгелләр икән. Ә уллары әтиләренең хезмәтен яхшы аңлыйлар, аңа теләктәшлек күрсәтәләр. Ир кеше туган җирне сакларга тиеш.

«Заря» бүген юлга кузгалды. Аны хәрби зонада хезмәттәшләре, командирлары “дүрт күз” белән көтеп тора. Чөнки бер тәҗрибәле солдат дистәләгән яшь солдатның гомерен саклап калырга ярдәм итә.  Җиңүне дә безгә шул герой солдатлар алып килә.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев