«Зәңгәр күлләрдә» керү өчен турникетлар һәм кассалар урнаштырылачак
«Зәңгәр күлләр» заказнигында территориягә керү өчен түләү системасын үзгәртергә планлаштыралар. Керү мәҗбүри булачак, моның өчен кассалар, ә киләчәктә турникетлар урнаштырылачак.
Күлләргә ай саен 45 меңгә кадәр кеше килә
Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге мәгълүматларына караганда, җәй көне «Зәңгәр күлләр» заказнигына ай саен 45 меңгә кадәр кеше килә.
Шул ук вакытта аеруча саклана торган табигый территориягә керү өчен QR-код аша бары тик килүчеләрнең якынча 10 проценты гына үз теләге белән түли.
Керү бәясе үзгәрмәячәк
«Зәңгәр күлләр» заказнигына керү бәясе үзгәрмәячәк һәм 100 сум булып калачак. Түләүне мәҗбүри итү өчен башта кассалар, соңрак турникетлар урнаштыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев