Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, кадерле укытучылар һәм өлкә ветераннары!

Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, кадерле укытучылар һәм өлкә ветераннары!

Ихлас күңелдән сезне гүзәл бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәм. 
Сезгә булган барлык ихтирам хисләрен белдерү өчен сүзләр табу да җиңел түгел, чөнки сез укучыларга белем дөньясының серләрен ачасыз. Безнең һәрберебез үзебезнең укытучылар турында җылы хисләрне  гомер буе йөрәк түрендә йөртә. Безнең һәркайсыбыз үзебезнең балаларны да безгә белем биргән укытучылар кебек олы җанлы, зирәк  фидакарьләр укытуын тели. Чөнки дөньяда  барысы да сездән – укытучылардан башлана. Дәресләр дә,  мәктәп тә, укучы да, җәмгыятьнең үзе дә.

Укытучылар өчен  лаеклы кызыксындыру чаралары,  һөнәри үсеш өчен шартлар булдыру Биектау районы мәгариф системасы үсешенең төп факторы булып тора. Районда ел саен диярлек мәктәпләр ачыла, искеләре яңартыла. Бүгенге мәктәпләр  барлык яктан да үрнәк, уникаль  уку йортлары булып тора. Районыбыз мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган. Безнең укытучыларыбыз – Татарстан мәгариф өлкәсендә һәрвакыт әйдәп баручылар. Районыбыз  укытучылары башкача эшли дә алмый. Без һөнәри осталык буенча республика һәм ил күләмендә бара торган бәйгеләрдә җиңү яулаган педагогларыбыз белән горурланабыз.

Хезмәттә уңышлы рәвештә алдынгы методикаларны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. Безнең укучыларның Татарстан һәм Россия күләмендәге  олимпиадаларда,  конкурсларда  җиңү яулавы да  моның ачык мисалы. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт Сезгә. Агымдагы елда да аларның аз булмаячагына ышанам. 

Аерым җылы сүзләр белән күп еллар дәвамында районыбыз мәгарифенә

фидакарьләрчә һәм чын күңелдән хезмәт күрсәткән, аның үсешенә бәяләп

бетергесез өлеш керткән ветераннарыбызны һәм укытучы династиясе вәкилләрен котлыйсым килә. Хезмәтегез өчен мең рәхмәт!

Районыбызның хөрмәтле мөгаллимнәре, мәгариф хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан  барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим!  Укучыларыгызның уңышлары, әти-әниләрнең хөрмәте сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, бетмәс яшәү көче бирсен! Һәрчак гаиләләрегездә иминлек, күңелләрегездә тынычлык, йөзләрегездә бәхет чаткылары булсын!

 

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев