Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Хикмәтле җитәкчеләр балаларга икмәкле булырга ярдәм итә

Биектау районында яшь талантлар өчен тагын бер үзәк – Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Сәнгать үзәген ачу тантанасы композитор Рөстәм Яхин иҗат икән Татарстан Республикасы дәүләт гимны белән башланып китте.

Ике катлы мәктәпнең гомуми мәйданы  2000 квадрат  метрны тәшки итә. Классларда балаларны хореография, вокал, тынлы уен кораллары, рәсем сәнгате җиһазлары, гитара, скрипка, фортепьяно, баян  саксофон  кебек музыка уен кораллары  көтә. Бүгенге көндә мәктәптә укырга теләүче балалардан  200 дән артык гариза кабул ителгән. Хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә уңай шартлар тудырылган.  Алар өчен сәхнәгә менәргә уңайлы булган пандуслар гына түгел, хәтта лифтлар да урнаштырганнар.

“Бүген хәтта һава шартлары да безнең бәйрәмгә ямь өсти, - дип билгеләп үтте Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов мәктәпне ачу тантанасында ясаган чыгышында. – Без, тулы мәгънәсендә, районның иң күркәм учреждениесен ачабыз. Күргәнегезчә,  мәктәп яны территориясен дә балалар өчен файдалы мәйданга әверелдердек.  Биредә җәй көне балалар волейбол,  мини-футбол турнирлары үткәрә алачак, шунда ук скейт-дром мәйданчыгы бар. Мондый мөмкинлекләр барысы да балалар өчен иң матур фантазияләрне  тормышка ашырырга әзер торган  Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме, теләктәшлеге нәтиҗәсендә барлыкка килде. Район үзәгендә чаңгы базасы, ГТО мәйданчыгы, футбол манежы төзелде. Кыскасы, районда балаларга спортта да, сәнгатьтә дә үз талантларын тулысынча ачу мөмкинлеге булдырылды”.  

Сәнгать мәктәбен ачу тантанасы истәлекле көн – физкультурачылар көне белән туры килде. Бу нисбәттән күп кенә Биектау спортчылары «Татарстан Республикасының  физик культура һәм спорт отличнигы» дигән күкрәк билгесе  һәм ТР спорт министрының Рәхмәт хатларына ия булды.  Районның актив яшьләренә Биектау районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Районның барлык спортчыларын, сәнгать яратучы яшь таланларны бүгенге истәлекле көн  - спорт мәйданчыгы һәм балалар сәнгать мәктәбе ачылу белән тәбрик итәм. Биредә балалар һәм  әти-әниләр өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Болар барысы да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде”, - дип билгеләп үтте РТ яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Тантана барышында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» республика хәйрия акциясе кысаларында күп балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына мәктәп сумкасы, уку әсбаплары тапшырылды.

“Безнең өчен бу көтелмәгән бүләк булды. Күп балалы гаиләләргә дә саллы гына ярдәм күрсәтелде. Ә инде районда сәнгать мәктәбе ачылу балаларның киләчәген билгели торган факторларның берсе булып тора. Без, һичшиксез, укырга монда киләчәкбез. Сәнгать дәресләре балаларның фикер йөрешен баета, аларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрә. Район һәм республика җитәкчелеге моны яхшы аңлап эш итә.”, - ди баласын беренче сыйныфка әзерләүче Елена Шәймәрданова.

Рөстәм Яхин исемендәге сәнгать мәктәбе директоры Кирилл Шумилинның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. “Без бүген  дулкынландыргыч мизгелләр кичерәбез. Тиздән уку елы башлана. Безнең барысы да әзер: педагоглар да, музыка һәм рәсем сәнгате өчен инструментлар да. Классларда балаларны хореография, вокал, тынлы уен кораллары, рәсем сәнгате җиһазлары, гитара, скрипка, фортепьяно, баян  саксофон  кебек музыка уен кораллары  көтә. Мәктәп 200 балага исәпләнгән. Ә безнең гаризалар саны планнан артып китте инде. Димәк, иң яхшыларын сайлап алу мөмкинлеге булачак.  Мәктәптә  тынлы уен кораллары оркестры булдыру турында да хыялланабыз”, - ди  Кирилл Шумилин.

Сәнгать мәктәбендә беренче дәресләрне уздыру  уку елы башында ук планлаштырыла. Мәктәп талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү, классик һәм милли сәнгать традицияләрен саклау максатын күз алдында тотып эшләргә ниятли. Димәк, Биектау җирлегендә алга таба тагын да көчлерәк талант ияләре үсеп чыгачагына һич шик юк.

Галия ИЛЬДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев