Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

“Хат язышу буенча оныклар һәм дуслар” проекты өч елга якын эшли

Бу волонтерлык программасында катнашучылар бөтен Россия буенча ялгыз кешеләр белән хат алышалар. Безнең илдә туганнары да, якыннары да булмаган кешеләр күп, әмма аларга да гади кеше аралашуы кирәк.

Җылы теләкләр һәм котлаулар белән хатны игътибарга мохтаҗ булган әби-бабайлар ала. Шул рәвешле волонтерлар үз мәхәббәтләренең бер өлешен ялгыз кешеләргә бүләк итәләр.

Наилә Сафиуллина – укытучы. Ул гомере буе Айбаш авылы мәктәбендә эшләп, моннан алты ел элек лаеклы ялга чыга. Гомер буе укучыларына тирән белем, тәрбия биргән укытучы аларныж  уңышларына сөенеп яши. Укучылары да хөрмәтле укытучыларын онытмыйлар, һәрчак хәл белешеп торалар. Агымдагы елда  Наилә апа үз гомерендә беренче тапкыр үзенчәлекле  бүләк иясе булды. “Хат язышу буенча оныгы” аңа видеомөрәҗәгать яздырып  җибәргән.

Роликны мөхтәрәм укытучыга социаль хезмәткәр алып килде. Наилә апа өчен бу көтелмәгән, ләкин,һичшиксез, бик күңелле бүләк булды. Инде хәзергедән  чираттагы видеоларның килүен көтә ул.

- Быел Укытучылар көненә мин видеокотлау алдым. Мин бик шатландым. Бу минем өчен көтелмәгән вакыйга булды. Видеодагы кыз  бала миннән еракта яшәсә дә, мин аның хезмәтемә булган хөрмәтен тойдым. Котлау өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә.Мондый сүзләрдән соң күңелем рухланып китте,- ди ветеран укытучы Наилә Сәйфуллина.

Наилә апа «оныгы»ның исеме- Серафима. Берничә минутка сузылган видео аша өлкән кешегә бәхетле мизгелләр бүләк итә алуына  ул да чиксез шатлана.

Серафима - «Картлык- шатлык» хәйрия фондыннан “Хат язышу буенча оныклар һәм дуслар” программасының  волонтеры. Бөтенроссия буенча киң җәелдерелгән әлеге проектта Серафима кебек меңнәрчә онык теркәлгән.

-Барыгызга да кайнар сәлам. Минем исемем Яна, миңа 19 яшь. Мин Мәскәүдә яшим һәм укыйм, – дип мөрәҗәгать итә үз хатында  тагын бер “онык” Яна.

- Исәнмесез.Минем исемем Инга. Мин Санкт-Петербургта яшим һәм миңа 49 яшь, – дип башлады  сүзен волонтер Инга да.

Тагын бер киң күңелле волонтерның  исеме- Настя. Аңа  26 яшь. Анастасия Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә.  

Биектау районында хатларны һәм видеоларны өлкәннәргә

“Өмет”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре алып килә. Алар йөрәк белән йөрәкне тоташтыручы күпер сыман

волонтерлар һәм аларның игътибарына мохтаҗ  өлкән буын арасын бәйләп торалар. Бүгенге көндә бөтен район буенча алар уннан артык.

 - Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларны “Хат язышу буенча оныклар һәм дуслар” проекты белән таныштыралар.  Өлкән буынны борчуга салмас өчен, барлык нечкәлекләрен аңлаталар.

Әбиләребез үзләренә юлланган хатларны укыганда, шатлык,сөенеч хисләрен кичерәләр. Алар үзләрен онытмаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Бөтенләй ят кешеләрдән килеп ирешкән җылы сүзләрне тыңлагач, тынычланып китәләр,- дип аңлата  «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Әхмәтшина.

Сүз уңаеннан, әлеге проектта теләге булган һәркем катнаша ала.

Моның өчен сайтка кереп, мәгълүмат белән танышырга, барлык нечкәлекләрне өйрәнергә һәм гаризаңны  калдырырга гына кирәк.

Сайтта волонтерлык ярдәменең берничә варианты бар. Мәсәлән, Серафима кебек шәхси видеокотлау юлларга да, яки озаклап язышырга да мөмкин.

- Бәлки, кемдер хат язышу буенча “бабайлы” да булып куяр. Ай саен аны үзенең хатлары белән сөендереп торыр.Әгәр дә хат язарга вакытыгыз булмаса , без сезне төрле бәйрәмнәр уңаеннан юлланыла торган «Открыткалар белән котлау» проектына чакырабыз, – дип аңлатты «Картлык-шатлык» хәйрия фондының “Хат язышу буенча оныклар һәм дуслар” волонтерлык программасы җитәкчесе Людмила Фильчукова.

Башка өлкәннәргә кебек үк,  Наилә апа өчен дә видеокотлауда яңгыраган сүзләр гади генә сүзләр түгел. Алар мөгаллимне елмайтты да, елатты да. Тулаем алганда,  “Картлык- шатлык” фонды сәламәтлекләре чикле өлкәннәргә һәръяклап ярдәм кулын суза. Күп очракта олы кешегә әллә ни кирәкми, бары бер җылы сүз җитә. Адәм баласына ничә генә яшьтә һәм нинди генә чакта да башкаларга кирәк икәнлекне тоеп яшәү кирәк бит.

Ә болар барысы  гап-гади  конверт, марка һәм хаттан башлана. Ә  ул киләчәктә зур тарихка әверелергә мөмкин.

 

Гүзәл Газизуллина, Фәнил Мөхәрләмов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КЦСОН "Эмет"