Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

«Высокогорские вести» – «Биектау хәбәрләре» газетасына язылу декадасы башлана

8 апрельдән 18енә кадәр 2024 елның икенче яртыеллыгына «Высокогорские вести» – «Биектау хәбәрләре» газетасына язылу декадасы башлана.

Бу вакыт эчендә әбүнәчеләр Биектау районында чыгып килә торган җирле газетага почта бүлекләрендә 862 сум 68 тиенгә языла ала. Бу очракта газета әбүнәченең өенә киләчәк. Газетаны редакциягә килеп алырга да мөмкин. Газетага язылуның мондый ысулын сайлаучыларга язылу бәясе 600 сумга гына төшәчәк. Район газетасы -  бай тарихлы басма. Аның һәр экземпляры туган җирдә бара торган матур үзгәрешләрне тасфирлаган, халыкның күпкырлы тормышын чагылдырган язмалардан, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләр тупланган рубрикалардан,  көндәлек яңалыклардан тора.  Гомумән, район газетасы туган як тарихының кадерле төпләмәсе булып хезмәт итә. Анда дәвер һәм гасыр вакыйгалары, анда тарих авазы. Телевидение, телефон заманында кулыңа кәгазь исе бөркелеп торган яңа газетаны алу үзе үк җанга рәхәтлек, күңелгә рухи азык бирә. Ташламалы бәядән яраткан газетабызга  язылырга онытмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев