Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

“Уянып китсәм – төнлә дип торам. Ә минем ике күзем дә сукырайган икән”

Әнвәр Мөхәмәтҗанов - хәрби кеше. Төньяк Каказда кыска вакытлы хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Әнвәр Россия эчке эшләр министрлыгының махсус подразделениесендә сапёрлар бүлеге командиры булып хезмәт итә башлый.

Шул ук вазифада ул Төньяк Кавказда террорчыларга каршы оештырылган операцияләрдә һәм  Чечен сугышында катнаша.  Ә инде махсус хәрби операция зонасына  2022 елның мартында килеп эләгә. Бер елдан соң, 2023 елның январь аенда,  аның тормышы тамырдан үзгәрә дә куя. Үзенең подразделениесендә хезмәт итүче дуслары белән хәрби бурычны үтәп кайтып килгәндә алар юлда очраган  сугышчыларга ярдәмгә ашыгалар.

“Сугышчылар урман полосасында торалар иде, - дип башлады сүзен Әнвәр Мөхәмәтҗанов. – Алар дошман тарафыннан җимерелгән урынны яңадан торгызырга дигән әмер алалар. Без солдатлар  янына туктадык, таныштык. Егетләр барысы да Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар иде. Алар торгызырга тиешле  позициягә  дошман миналар куеп киткән булган. Мин үзем һәм минем ике дустым Татарстан егетләренә ярдәм итәргә керештек. Без мина кырына кергәндә җир туңган иде. Төнге сәгатьләрдә каты кырау да төште. Менә шундый чор сапер өчен иң куркыныч вакыт булып санала. Без тоемлап эшләргә күчтек. Үземнең мина кырына кергән вакыттагы эзләремә генә басып чыгарга тырыштым. Әмма чыккан вакытта җир шактый гына йомшарган иде инде. Мин шунда минага эләктем. Үземә үзем беренче медицина ярдәме күрсәтергә өлгердем”.

Каты яралы булуына карамастан, Әнвәр мина кырыннан чыгу юлын таба, үзенең хәрби дусларын таба. Дуслары аңа беренче ярдәм күрсәтәләр һәм госпитальгә озаталар. Әнвәрнең бер аягы каты яраланган була, күзе сукырая. Табиблар аның аягын кисәләр.

“Яралангач та мин үзем белән нәрсә булганын аңламадым. Операциядән соң айнып киттем. Берни аңлый алмыйм. Төнге сәгатьләр дип торам. Күз алды караңгы.  Минем ике күзем дә сукырайган булган икән”, - дип искә ала Әнвәр Мөхәмәтҗанов.

Егет ике атна дәвамында берни күрә алмый. Аны Мәскәү госпиталенә күчерәләр. Анда табиблар күзеннән мина кыйпылчыклары чүплиләр. Берникадәр вакыттан соң Әнвәр ясалма аякка баса.  Озак тырышканнан соң солдатның күзләре дә элеккечә күрә башлый.

“Бүгенге көнгә кадәр күземнән кыйпылчыклар чыга, – ди Әнвәр. – Аллага шөкер, бүгенге көндә әйбәт күрәм, күзләрем тулысынча элеккеге хәленә кайтты”.

Махсус хәрби операция зонасында Әнвәр Мөхәмәтҗановка берсеннән берсе катлаулы һәм куркыныч хәрби заданиеләр үтәргә туры килә. Алар төнге сәгатьләрдә миналы  нейтраль полосалардан  яралы солдатларны да алып чыгалар.

“Искә төшерсәң – хәйран калырлык. Танк астында да калдык, снайперлар күзгә төбәгән мизгелләр дә булды, миномет һәм  артиллерия уты астында да булдык, залплы реактив ут системасы аша да исән чыктык. Исән калсаң, түзәргә була. Янәшәдә бергә иңгә иң куеп көрәшкән якын дусларың һәлак була – шунысын бигрәк авыр кичерә идек”, - ди Әнвәр Мөхәмәтҗанов.

Берничә  операциядән соң егет озак вакыт тернәкләнү чорын уза. Ярты елдан соң  ясалма аякка басып йөри башлый. Әнвәр госпитальләрдә ятканда хатыны бер генә минутка да яныннан китми.

“Яраларым бик каты иде, - дип дәвам итә Әнвәр. – Мине Мәскәүгә күчергәч тә хатыным килеп җитте. Ул мине яшь баланы караган кебек карады. Мин үз көчем белән коляскага да утыра алмый торган дәрәҗәдә идем. Зур рәхмәт аңа. 2023 елның көзендә генә өйгә кайттым”. Өенә кайтканнан соң Әнвәр сәламәтлеге буенча пенсиягә чыга. Әмма аның сугышчан рухы өйдә эшсез утырырга ирек бирми – ул «Сугышчы»  хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбияне үстерү үзәгендә инструктор-методист булып эшли башлый.  

“Эшем бик ошый. Яшьләр белән эшлибез, аларда туган илгә, туган җиргә  мәхәббәт тәрбиялибез, патриотлык хисләрен сеңдерәбез”, - ди Әнвәр Мөхәмәтҗанов.

Ветеран спорт белән дә  шөгыльләнә башлаган. Ул спортның ишкәк белән ишү төрен  сайлаган. Әнвәр Мөхәмәтҗанов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы буенча бара торган укуларда да катнаша.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев