Татарстанда елның иң кыска эш атнасы ноябрьдә көтелә. 2–8 ноябрь көннәрендә республика халкы 2, 3 һәм 5 ноябрьдә эшләячәк.
Ноябрьдә ике эш көне кыскартыла
3 ноябрьдәге эш көне бәйрәм алды көне булганга кыскартылган булачак. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
5 ноябрьдәге эш көне дә кыскартылган булачак, чөнки икенче көнне, 6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Ял көннәре атна ахырына туры килә
7 һәм 8 ноябрь быел шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Шулай итеп, 2–8 ноябрь атнасында Татарстанда өч эш көне генә булачак.
Нет комментариев