Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Сугышчан якташларыбызның батырлыгына сокланмый мөмкин түгел

Махсус хәрби операция зонасында «Монгол» исемен йөртүче якташыбыз чираттагы ике атналык ялга кайтты. Ул Биектау егете. 2 ел дәвамында Төньяк Кавказда спецназда хезмәт итә. Армиядән соң ерак араларга йөк ташу белән шөгыльләнә, өйләнә. Узган елның октябрь аенда ул үз теләге белән хәрби комиссариатка килә һәм хәрби операциядә катнашырга контракт төзи. Бүгенге көндә «Монгол» Херсон юнәлешендәге диңгез пехотасы частенда хезмәт итә.

Февраль аенда ул үзенең сугышчан дуслары белән дошманның Херсон өлкәсендә Россия Президенты сайлауларына  комачаулык итәргә теләп оештырырга ниятләгән чараларына чик куя. Дошман, утрауларны яулап алып, шуннан сайлау участокларына килгән җирле халыкны утка тотарга ниятли. Бу турыда Украина хәрби көчләре разведчигы җиткерә. Бәрелеш вакытында 9 сугышчы арасыннан барытик разведчик кына исән кала. Стратегик яктан бик тә мөһим булган утрауны алу өчен дошман өч катерга төялеп килә. 

“Ә без аларны ут яңгыры белән каршы алдык, - ди «Монгол». – Әмма дошман көймәләре  кире борылырга мәҗбүр булды. Бер сугышчыны пленга алдык. Аның сөйләвенчә, һәр көймәдә өчәр кеше була. Дошман Россия Президентын сайлаулар алдыннан сайлау участогы бинасына  Украина флагы эләргә исәпли”.

«Монгол» үзенең сугышчан дуслары турында горурланып сөйләде.  Дошман, тылга кереп, Россиянең 8 солдатын кулга алырга тели. Безнең солдатлар дошманга якынрак килергә мөмкинлек бирәләр һәм, алар килеп җиткәч,  гранаталарының боҗрасын өзәләр. Дошманнар белән бергә үзләре дә һәлак булалар. Һаләк булучылар арасында якташыбызның якын дусты «Анобис» та була.

“Егетләр анда әсирлеккә төшмәс өчен үзләренең гомерләрен дә аямыйча көрәшә”, - ди «Монгол».

Гадәти булмаган, кызыклы хәлләр дә булгалый икән. «Монгол» шундый очракның берсе турында сөйләп үтте: “Безнең  блиндажга  Украина хәрби көчләре майоры килеп керде  һәм солдатларны каты гына сүзләр белән әрли башлады. Имеш, окоп казымыйбыз. Без  шунда ук аңлап алдык: майор позицияләрне бутаган. Безнең солдатлар аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирде. Шуннан соң майор ишеккә таба юнәлде. Әмма ул инде блиндаждан чыга алмый калды. Без майорны әсирлеккә алдык”.

«Монгол» үзенең тагын бер хәрби дусты турында сөйләде. Дустын туганда ук сугышчы булып туган, диярсең. Солдат үзенең артында гына  дошман солдатлары торганын сизеп ала. Ул дошман ягына борылмый гына автоматын көйли һәм, секунд эчендә борылып, 4 дошман солдатын атып үтерә.

“Без аннан ничек шулай, салкын канлылык саклап, берара тын гына басып торганнан соң күзләренә карап атып үтерә алдың”, - дип сорадык. “Үзем дә шок хәлендә идем, автомат рәвештә шулай килеп чыкты”, - диде ул. Кайбер хәрбиләр  хәтта дронны да алдый ала икән. Бер солдатка дошман дронының операторы төзи башлый. Солдат ул вакытта үзенең хатыны белән телефоннан сөйләшкән була. Йөри-йөри сөйләшкәнгә дрон аңа озак кына төзи алмый. Ә дронның 20 минуттан соң батарейкасы утыра. Безнең солдат,   оста маневрлар ясап, дрон һөҗүменнән качып котыла.  

Якташыбыз «Монгол» бүгенге көндә хатыны һәм дүрт баласы янында ял итә. Без аңа тиз арада дошманны җиңеп, исән-имин туган җиргә кайтуын теләп калабыз.

 Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев