Россиядә йөкле хатын-кызларга бушлай йөрү тәкъдим ителде
Россиядә йөкле хатын-кызларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирергә тәкъдим иттеләр. Әлеге башлангыч гаиләләргә чыгымнарны киметергә һәм демографик вазгыятьне яхшыртырга ярдәм итә ала дип санала.
Дәүләт Думасындагы тәкъдим
Дәүләт Думасында белдерүләренчә, мондый ташлама яшь һәм күпбалалы гаиләләргә акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ул бала табу күрсәткечләренә дә уңай йогынты ясарга тиеш.
Кемнәр файдалана алачак?
Әгәр башлангыч хупланса, җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын йөклелек буенча рәсми исәпкә баскан хатын-кызлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев