Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, күбрәк игелек кылырга өйрәтте

10 апрель көнне дөнья мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итте. Бу изге бәйрәм таң яралырга ике сәгать кала сәхәр ашап, кояш баеганчыга кадәр ризыктан һәм судан баш тартып, начар гадәтләрдән тыелып, төрле вәсвәсәләргә бирелмичә, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килеп һәм догалар укып үткәргән Рамазан ае тәмамланганнан соң билгеләп үтелә. Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка, тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра.

Биектау районы мөселманнары да  Рамазан аенда, мәчетләрдә Аллаһ ризалыгы өчен тәравих намазлары укып,  Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылдылар. Кайбер мөселман кардәшләр изге айның соңгы 10 көнендә мәчетләрдән чыкмыйча догада булдылар - Итикаф кылдылар. Итикаф – ул мәчеттән чыкмыйча Аллаһны зикер итү, Аллаһны искә алу, Раббыбызны мактау, Аллаһка шөкер итү. Итикаф вакытында кешенең тәне, күңеле, барлык күзәнәкләре Аллаһны зикер итү халәтендә булыр. Чөнки  Рамазанның соңгы 10 көнендә Корьән иңә башлаган изге Кадер кичәсе яшеренгән. Бу кичне һәр мөселман Раббыбызга тагын да якынаерга, Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәргә, рухи канәгатьлеккә ирешергә омтыла.

Айнур Төхвәтуллин да  Рамазан аеның соңгы 7 көнендә “Ак мәчеттә”н чыкмый Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә өмет итә. Ул шунда ук намазларын башкара һәм  Корьәннән догалар  укый, сәхәр ашый, авыз ача, кыскасы, мәчеттә “яши”. Айнур исламга бала чактан ук килә. Чөнки нәкъ менә шул чагында ук ул кешенең ни өчен дөньяга килү сәбәбе белән кызыксына башлый.

“Мәктәптә укыганда ук минем  дусларым мәчеткә йөри иде. Мин аларга дөнья һәм ахирәткә багышланган сорауларымны бирә идем. Аларның җаваплары мине бик тә канәгатьләндерә иде. Мәктәпне тәмамлаганда инде мин үзем дә мәчеткә йөри башладым”. Айнур IT сферада бизнес-аналитик булып эшли. Рамазан аеның соңгы көннәрендә ял ала һәм, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, вакытлыча мәчеткә күченеп тора. Мәчеттә, дөрестән дә, күңелгә рәхәтлек бирә торган тынлык хөкем сөрә. Биредә дөнья мәшәкатьләре синнән читтә торган кебек тоела.  

“Итикаф көннәрендә мин фани дөньядан аерылып торган кебек булам. Махсус ял алып, өйдә генә  Итикаф кылырга уйлыйсың икән, син максатыңа ирешә алмаска мөмкин. Чөнки өй шартлары сине барыбер рухи дөньядан читләштерә, син барыбер Аллаһны оныттырып тора торган гамәлләр кылырга мәҗбүр буласың. Ә мәчеттә бөтенләй башка шартлар. Хәтта анда да синең телефоның шалтырый, дөнья темалары сиңа бөтенләй  онытылырга комачаулый”, - ди Айнур.

Рамазан аенда ураза тоту – мөселманнарның үз-үзләрен тәртипкә салуны һәм Аллаһының боерыкларын төгәл үтәүне ныгыту өчен билгеләнгән.

Мөселман календаренда яңа көн кояш баеганнан соң башлана. Быелгы Рамазан ае да 10 мартта кояш баю белән башланып китте. Шул кичне ястү намазыннан соң тәравих намазы да  укылды. Хәнәфи мәзхәбе буенча, (Татарстан Республикасында яшәүче мөселманнар Хәнәфи мәзхәбе буенча яшиләр) ул 20 рәкагәть укыла. Тәравих намазын ир кешегә мәчетләрдә җәмәгать белән укырга киңәш ителә. 11 март – уразаның тәүге көне иде. Ай дәвамында мөселманнар  көннәрен матурлык, яхшылык, изгелек белән үткәрде. Авыз ачкач та мөселманнар ахшам намазына басты. Соңыннан хәләл ризыклар белән тукланып, ястү намазы, тәравих намазлары укыдылар. Бу намазларны башкару өчен сәгать ярым вакыт китә. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап, иртәнге намазга бастылар. Уразаның төп асылы – ач торып, сәламәтлекне ныгыту  гына түгел. Ул мөселманның калебенә, иң мөһиме, йөрәгенә тәэсир итәргә тиеш.

“Итикаф вакытында син һәрвакыт мәчеттә буласың, - дип дәвам итте сүзен Айнур. – Син биш вакыт намазны җәмәгать белән бергә  укыйсың. Җәмәгать намазының савабы да аерым гына укыганга караганда 27 мәртәбә күбрәк.  Мәчет мохите дә сиңа уңай тәэсир итә. Шул рәвешле Итикаф кылу сиңа ел буена – киләсе Рамазан аена кадәр - җитәрлек канәгатьлек бирә. Әмма Аллаһ ризалыгына ирешергә теләгән кеше  иманны һәр көн яңартып торырга тиеш. Аллаһ турында фикер йөртү,  зикер итү, шөкер итү безнең җаныбыз таләбе”.

Без мәчеттән чыгып киткәндә Айнур кабат кулына Корьән алды, үзенең келәменә утырып, догалар укый башлады. Тәрәзә аша төшкән  кояш нурлары Корьән китабын тагын да нурландырды. Ураза гаете көнне “Ак мәчет”кә җәмәгать намазын укырга дип районыбыз мөселманнары кабат җыелды. Алар барысы да Ураза гаете алдыннан мунча кереп, юынып,  бәйрәмгә яңа яки юылган чиста яхшы киемнәрне киеп, таң яралганчы ук мәчеткә ашыктылар. Гает көнне бергәләп  җәмәгать намазын уку,  туганнарның хәлен белү, тәмле ризыклар пешереп  кунаклар чакыру,  балаларга, мохтаҗларга, өлкәннәргә  күчтәнәч, бүләкләр бирү бәйрәмне тагын да ямьли торган күркәм күренешләрдән санала.

Рамазан аеннан соң хиҗри ел исәбе буенча 1445 елның шәүвәл ае башланды.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев