Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Район башлыгы Равил Хисаметдиновның халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

Хөрмәтле районыбыз хатын-кызлары, кадерле ханымнар һәм туташлар! Сезне ихлас күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итәм!

Йөзләрдә елмаюлар балкыткан, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән бу бәйрәм һәрчак яз җитүе, табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, яңаруы белән бәйләнгән. Көннең яктылыгы – кояшта булса, Җир шарының гүзәллеге – хатын-кызларда. Алар  язлар кебек ягымлы, матур, камил. Сез, кадерле хатын-кызлар – Биектавыбызның асыл хәзинәсе,  безнең горурлыгыбыз, иңнәребезгә канатлар куючы, илһам бирүче нәзакәтле һәм ягымлы затларыбыз. Биектау районы  хатын-кызлары –  уңган һәм булдыклы, һәркайда беренче. Алар мәдәният, мәгърифәт, спорт һәм бизнестагы югары казанышлары белән сөендерә. Сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар аерым хөрмәткә лаек. Алар районның  җитештерү өлкәсен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Районыбыз хатын-кызлары тормышыбызның барлык тармакларында югары үрләргә ирешеп кенә калмый, гаилә учагын да саклый, йортыбызга ямь өсти, иң мөһиме – бездә, ир-атларда, оптимизм һәм үз көчебезгә ышаныч уята.

Кызганыч, икенче ел рәттән инде бу якты, гүзәл бәйрәмгә махсус хәрби операция белән бәйле булган вакыйгалар күләгә төшерә. Без бүген барыбыз да илебез бөтенлеген сакларга яу кырына киткән батыр уллар үстергән солдат аналары алдында баш иябез.  Нәкъ менә сез ныклык, рухи көч, ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисләрен улларыгыз күңеленә сала алгансыз! Сезнең сабырлык, ягымлы сүз, изге фатиха, ышаныч балаларыгызга, ирләрегезгә бүген бик кирәк! Районыбызның солдат аналары, яраткан ирләрен яу кырына җибәргән хатын-кызлар, ара ерак булуга да карамастан, ил геройларына өйдәге җылылыкны тоярга ярдәм итә, аларны илһамландыра һәм ышаныч өсти. Туган җиргә җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтыгыз, Биектау җирлегенең батыр уллары! Бүгенге бәйрәм иртәсендә районыбызның һәр кешесе чын йөрәктән шул теләкләрне кабатлавына иманым камил.  

Хөрмәтле хатын-кызлар!  Яз сулышы, кояш нурлары алып килә торган ямьле  8 Март бәйрәме сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез!

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев