«Өмет» үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү хезмәте эшли
Инвалид бала тәрбияләүче һәр әти-әни авыру сабыйны җәмгыятькә файдалы шәхес итеп үстерергә тырыша.
Баланы кеше итү, белем бирү, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алырлык дәрәҗәдә тәрбияләү өчен генә дә үтә дә сабыр, олы йөрәкле, көчле холыклы кеше булырга кирәктер. Андый балалар әти-әни каравыннан башка да бик күп нәрсәләргә мохтаҗ. Аларга таянып йөрү аппаратлары, утырып йөри торган җайланма, шәхсән үзенә үлчәп ясалган урындыклар, өстәл һәм башка бик күп әйберләр кирәк. Биектау районында андый җайланмаларны бушка алу мөмкинлеге бар. Моның өчен инвалид бала тәрбияләүче әти-әни «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Шәйхетдиновлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Икесе - сәламәтлекләре һәм физик хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле балалар. 6 яшьлек Равил аеруча игътибар сорый. Без югарыда санап киткән аппаратларның һәм җайланмаларның барысына мохтаҗ бала ул. Гаиләнең аларны сатып алырга мөмкинлекләре чикле. Чөнки бала ел саен үсә. Кыйбат бәягә сатып алган җайланмалар киләсе елга Равил өчен кечерәк була инде. Баланың әти-әнисе,
«Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сораганнар.
“Безнең гозергә бик тиз җавап бирделәр, - ди Равилнең әнисе Светлана Шәйхетдинова. – Безгә аякка басып йөргәндә, үрмәләп йөргәндә бик тә ярдәм итә торган терәк-хәрәкәт аппаратлары, махсус утыру җайланмасы бирделәр. Бала, әлбәттә, нык шатланды. Аппаратлар барысы да баланың буена туры килә торган”. Бүгенге көндә «Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» республика проектын тормышка ашыру дәвам итә. Шәйхетдиновлар гаиләсенә дә ярдәм әлеге проект кысаларында күрсәтелде.
Биектау районында инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү эше системалы рәвештә алып барыла. Район үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерү өчен бик тә кирәк булган техник чараларны вакытлыча бушлай алып тору мөмкинлеге бирелгән.
«Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Регина Зарипова сүзләренә караганда, техник чараларны алып тору өчен әтисенең яисә әнисенең паспорты, баланың туу турында таныклыгы гына кирәк. “Безнең үзәк инвалид бала тәрбияләүче гаилә башлыклары белән килешү төзи һәм гаилә әгъзалары үзләренә кирәкле җайланманы шунда ук алып китә һәм бушлай куллана ала”, - ди Регина Зарипова.
Килешү алты айга төзелә. Килешүнең вакыты чыкса гаилә башлыгы, «Өмет» үзәгенә килеп, аны озайта ала.
Биектау районында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» респубика проектында 12 гаилә катнаша. Әмма «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге инвалид бала тәрбияләүче һәр гаиләгә ярдәм кулы суза.
Гүзәл Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев