Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Өй саен йөреп чыгачаклар

Татарстанда Россия Президентын сайлауга әзерлек чорында 17 февральдән «ИнформУИК» проекты гамәлгә ашырыла башлады.

Биектау районында 47 участоктан 167  участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларны йөреп чыгачак. Бу очрашулар барышында комиссия әгъзалары сайлаучыларның исемлеген кабат барлап чыгачак, һәр сайлаучы үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак: сайлау участогы кайда урнашкан, ул нинди график буенча эшли, өйдә тавыш бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм башкалар. Районда барлыгы 25,5 мең йортта шундый эш башкарылычак. «ИнформУИК» проектында катнашучы һәр кешенең махсус экипировкасы – Россия Президентын сайлау символикасы - латинча V хәрефе төшерелгән япма, значок һәм бейдж, планшет була – аларның статусы һәм вәкаләтләре беркемдә дә шик тудырмаска тиеш түгел. Сайлау комиссияләре әгъзаларының кулында тарату материаллары, сайлауга чакырулар була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев