Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Өч дус

Мондый хәлләр никтер киноларда гына буладыр кебек тоела. Як-ягыңа карасаң, тормыш безгә кинолардагы сюжетлардан да гыйбрәтлерәк вакыйгаларны тасфирлый.

Кайберләреннән гайрәтең чыга, кайберләрен күреп таң каласың, кайберләре сине гомер буе уйланырга мәҗбүр итә. Киноларда гына була дип уйлаган хәлләрне үз күзең белән күргәч, аптырап та китәсең. Каменка авылында бер автосервис бар. Тышкы яктан ул игътибарны әлләни җәлеп итми. Гап-гади авыл автосервисы. Ә эченә керсәң... Нәрсә бар анда диярсез. Автосервисның хуҗасы Наиль Зинәтуллин. Беренче караганда  да гап-гади ир-егет кебек. Әмма аралаша башлагач аның самими, эчкерсез, олы йөрәкле кеше икәнлеген беләсең. Озак еллар инде аның автосервисында телсез-чукрак Алмаз Хәбибуллин эшли. 

“Ул миндә эшли башлаганчы ук без Алмаз белән бер-беребезне белә идек, - ди Наиль Зинәтуллин. – Соңрак бергә эшләп карау  теләге туды. Мин аны эшкә озаклап  өйрәтмәдем, Алмаз үзе, бер күрүдә үк аңлап, эшнең нидә икәнлеген белеп ала торган кеше. Бүген инде ул миннән дә яхшырак эшли. Мин үзем кайвакыт аның янына килеп, катлаулырак тоелган техник процесслар турында киңәш сорыйм”. Наиль дусты белән аралашу өчен мимика методын  да үзләштергән. Автосервис хуҗасы үзенең яңа  сәләте турында да тыйнак кына сөйли.  Әмма без, ике дусның үзара аралашуын күреп, таң калдык. Аларның үзләре генә аңлаша торган ымнары, хәрәкәтләре, мимикалары бар. Гаҗәп хәл. 

Бу автосервиста тагын бер үзенчәлекле кеше эшли – Зөлфәт Галиев. Ул да начар ишетә, әмма кеше аңларлык сөйләшә ала. Заказчылар аның белән бик оста аралаша. Наиль сүзләренә караганда, аның үзенчәлекле дуслары эшне югары профессиналь дәрәҗәдә башкаралар. Автосервис хуҗасы Алмаз белән Зөфәр өчен эш белән тәэмин итүче кеше генә түгел, ә иң якын дус, дөресрәге – якын туган кебек. Автосервис аларның өе дә, эш урыны да, күңелле итеп аралашып, чәйләр эчеп, ашап-эчеп ял итү урыны да. “Безнең дуслык дәрәҗәләргә бүленми, - ди Наиль. – Беркем монда үзен профессиональ яктан, я булмаса бизнес белән идарә итү ягыннан өстен итеп куймый. Башкача эшләп тә булмас иде. Без бер-беребезнең гаиләләре  белән дә дус яшибез. Автосервистагы эш, өйдәге эш дигән төшенчәләр дә юк. Барлык эшне дә ярдәмләшеп башкарабыз”.

 Наиль сүзләренә караганда, Алмаз белән Зөлфәт күп вакытларын автосервиста үткәрәләр. Шунда ук аларның дуслары да килә. Кайвакыт монда начар ишетүче 10-15 кеше җыела, рәхәтләнеп күңел ачалар. Ә автосервис хуҗасы мондый кичәләргә каршы түгел.

Авыл җирендә эшсез йөрүче профессионаллар да күп. Шәһәр янындагы авылларда бигрәк тә. Әмма Наиль эш сорап килгән кешеләрне һәрвакыт кире борып җибәрә. Аның бернинди кыйммәтләр, бернинди бизмәннәр белән үлчәп булмый торган ике дусты бар. Мондый зур дуслыкны ваклап булмый. Ваклангач инде ул юкка чыга.

“Теллеләр белән аралашуга караганда, телсезләр белән аралашуы күпкә җиңелрәк, - ди Наиль. – Алар ышанычлы. Нинди генә эшкә тотынсалар да сыйфатлы итеп башкаралар. Миңа борчылырга урын калдырмыйлар. Алар тәмәке тартуга, үзара сөйләшүгә вакыт әрәм итмиләр. Эштән башка берни күрми торган кешеләр алар”.

Җәмгыятьтә кайбер кешеләр инвалидлардан бөтенләй читләшәләр. Кайберәүләр үзеннән зәгыйфьрәк кешеләрне очратсалар, читкәрәк китеп утыралар, күрмәмешкә салышып, башларын читкә борып, узып китәләр. Наиль Зинәтуллин, үзе дә сизмәстән, аларның хокукын яклап йөри. Аның дуслары да безнең кебек үк кешеләр, уйлый, фикерли, эшендә профессиональ дәрәҗәгә  омтыла. Наиль үзенең шундый сыйфатларга ия дуслары  белән чиксез горурлана.

Гүзәл  Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев