Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Миңнеханов Казанда Сабантуйны югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй бәйрәмен лаеклы дәрәҗәдә оештыру бурычын куйды. Аның сүзләренчә, 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак Казан кунакларга татар халкының һәм Татарстанның бай мәдәниятен күрсәтергә тиеш.

Сабантуй бәйрәмнәре дәвам итә

Хәзерге вакытта республикада Сабантуй бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген бәйрәм Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә уза.

Киләсе атнада, 20 июньдә, Сабантуй Татарстан башкаласы Казанда үткәреләчәк.

Бәйрәм өч мәйданчыкта узачак

Гадәттәгечә, төп чаралар шәһәрнең өч урынында оештырылачак: Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Лебяжье урман-парк зонасында.

Моннан тыш, 19 июньдә Казан ипподромында ат спорты ярышлары узачак.

Куркынычсызлык һәм логистикага аерым игътибар

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан Сабантуеның үзенчәлекле рухын районнар әзерләгән милли йортлар тудыра. Шуңа күрә җаваплы район җитәкчеләренә бәйрәм мәйданчыкларын әзерләүне шәхси контрольдә тотарга кушылды.

Шулай ук шәһәр хакимиятенә район командалары эшләве өчен кирәкле шартлар тудыру бурычы куелды. Рәис җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүне төп бурычларның берсе дип атады. Моннан тыш, җәмәгать транспорты маршрутлары һәм расписаниесе, шулай ук парковка урыннары саны кебек логистика мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев