Кадерле райондашлар, хөрмәтле кунаклар!
Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм.
Республикабыз Татарстан инде утыз елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Еллар узган саен ул 1990 елларда булган бөек вакыйгаларның кадере тагын да арта, тәмләнә. Татарстан - бүген федераль күләмдә күп өлкәләрдә лидер. Безне таныйлар, санлашалар, алай гына да түгел тиңләшергә омтылалар. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары, эшлекле киңәшмә-конференцияләрне уздыру урыны итеп Татарстан сайлану да тикмәгә түгел. Безнең республика - алгарышлы үсеш тарафдары, үрнәк. Алга таба да шулай булыр дип өметләник.
Бүгенге Татарстаныбызның район-шәһәрләре дә бай икътисади потенциалга, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә.
Биектау районы да икътисадта һәм социаль өлкәдә, район үзәгендә һәм авылларда уңай мохит булдыруда, үзенең инновацион потенциалын гамәлгә ашыруда югары нәтиҗәләргә омтыла торган алдынгы төбәкләрнең берсе. Районыбыз казанышлары - кыю планнарны һәм олы бурычларны гамәлгә ашырудан куркып тормаган хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләренең тырышлыгы белән ирешелгән уңышлар. Безнең ата-бабаларыбыз да үзләренең фидакарь хезмәте, ихтыяр көче, таланты белән безгә матур җирлек калдырган, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырган, дошманнардан саклаган. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә. Ватаныбыз һәм аның лаеклы киләчәге хакына куйган максатларга ирешергә ярдәм итә
Әлеге бәйрәм районыбызда яшәүче һәркем өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки безнең һәрберебезне, яшькә, һөнәргә карамыйча, туган җиребезгә мәхәббәт, аның язмышына битараф булмавыбыз берләштерә. Без хаклы рәвештә аның бай тарихы, җиңүләре һәм казанышлары белән горурланабыз, һәм бу - безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Нәкъ менә сезнең ярдәмегез белән, хөрмәтле райондашлар, Биектау барлык мөһим юнәлешләр буенча югары социаль-икътисади күрсәткечләргә ирешә.
Елдан-ел районыбыз күркәмләнә бара, кунакларның һәм туристларның игътибарын җәлеп итә. Биектауның үзендә даими рәвештә республикакүләм вакыйгалар, массалы бәйрәмнәр һәм мәдәни чаралар уздырыла, әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Әлеге вакыйгаларның һәрберсендә районыбыз иминлеге өчен эшләп, аңа җаны белән бирелгән яшәүчеләрнең катнашы сизелә. Сезнең белән бергә Биектавыбызны тагын да матур, яхшы итәчәгебезгә ышанам! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышлар һәм иминлек телим!
Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев