“Иң милли тәрбияче - 2025”
“Иң милли тәрбияче - 2025”
Габдулла Тукай исемендәге “Арча педагогика көллияте”, Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге, Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы оештырган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында инде 5 нче ел рәттән уздырылучы “Иң милли тәрбияче” республикакүләм бәйгесе Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында бүген дә үзенә кунаклар җыйды.
Педагогларның һөнәри осталыкларын үстерү,алдынгы эш тәҗрибәсен тарату, аларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү максатыннан оештырылучы бу бәйгенең йомгаклау турында быел Арча, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Биектау районнарыннан җиңүчеләр бар иде.
Бәйгенең мөхтәрәм кунаклары Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцентШәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы – Мифтахетдинова Надия Равил кызы, Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Төхвәтуллина Әлфия Госман кызыбәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.
Бәйгенең ачылышы башка елдан аермалы буларак, патриотик тәрбия бирүгә, Рәсәй Федерациясендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Ватан сакчылары елына, бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде.
Республикабызның төрле районнарыннан килгән 15 катнашучы жюри әгъзалары биргән биремне үтәделәр һәм югары бәяләнделәр.
“Иң милли тәрбияче - 2025” Гран – при иясе Биектау муниципаль районы Чыршы “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиуллина Алсу Мөнир кызы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев