«Игътибар – балалар!» профилактик чара старт ала
Балаларнын куркынычсызлыгын тәэмин иту максатыннан 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда республика куләмендэ традицион «Игътибар балалар» профилактик чара игълан ителде. Чараның төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтен кисәтү һәм яңа уку елы башланыр алдыннан юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен торгызу.
Балалар җәйге ял вакытында юл йөрү кагыйдәләрен онытып жибәрергә дә мөмкин. Шуның өчен профилактик чара кысаларында балалар арасында күп төрле акцияләр үткәрелә.
Агымдагы елнын 7 аенда республика юлларында балалар катнашы белэн 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларда 7 баланын гомере озелде, ә 291 бала тән жәрәхәтләре алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 36 очракка арткан, 37 бала зыян күргән, үлүче балалар саны 1 гә кимегән.
Бала үлеме очрагына китергән һәлакәтләр Казан шәһәрендә, Актаныш, Алабуга, Питрәч, Тукай һәм Югары Ослан районнарында теркәлгән.
10 августта Апас районында коточкыч һәлакәт була. «Hyundai Solaris» автомобилен йөртүче алдагы машинаны узып китү нияте белән сулга – каршы як машиналар хәрәкәте юлына - чыга һәм «Honda Civic» машинасына килеп бәрелә. «Honda Civic» автомобиле, үз чиратында, «ВАЗ» машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, «Honda Civic» автомобилендәге 10 һәм 11 яшьлек ике бала һәлак була, тагын өч кеше авыр тән җәрәхәтләре ала.
Статистик мәгълүматларга караганда, балалар катнашында юл фаҗигаләре саны нәкъ менә август-сентябрь айларында артуы күзәтелә. Бу вакытта балалар җәйге ялдан машиналар интенсив хәрәкәт итә торган торак пунктларына кайталар.
“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән әңгәмәләр алып барачак, бәйгеләр, викториналар уздырачак. Балаларны транспорт чараларында утыртып йөртүче шоферларны тикшерүгә, җәяүлеләргә юл бирү белән бәйле кагыйдәләр үтәлешенә, балаларның яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрүенә, балигъ булмаганнар тарафыннан кагыйдәләр үтәлешенә аерым игътибар булачак. Шул ук вакытта балаларның юлларда куркынычсызлык таләпләре үтәве буенча Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары узар дип көтелә. Әти-әниләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә аеруча игътибарлы булса иде. Балаларның юл кырыйларында һәм башка шундый куркыныч янаган урыннарда ялгыз калмавын тәэмин итү кирәк. Әти-әни эшкә киткәндә, баласын мәктәпкә, спорт залларына яисә кунакка озатканда
баласына юл йөрү кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларга кая да булса бару һәм өйгә кайту өчен машиналар аз йөри торган, өстәмә куркыныч янамый торган урыннарны сайлап алу һәм шул юлдан гына йөрүен даими контрольдә тоту мөһим. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да юлдагы бала ерактан ук күренеп торырлык итеп киенергә, яктылык кайтаргыч элементлар тагылган киемнәрдән булырга тиеш. Яктылык кайтаргыч элементлар автомобиль йөртүчеләргә баланы ерактан ук күреп алырга һәм вакытында туктап калырга ярдәм итә.
Районның автомобиль дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлда йөрүче һәркемне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра, өлкәннәрдән юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар язмышына битараф булмауларын үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев