Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Яныңда күңелеңә нур өстәп торучылар булса...

VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова эш визиты белән Биектау районында булып китте. Татьяна Петровнаның визиты өлкәннәр декадасы көннәрендә туры килүе очраклы гына түгел. Ул Биектау районында яшәүче 98 яшьлек Шәмсеруй Низаметдинованы өлкәннәр көне белән котлады.

Шәмсеруй апаның үз балалары булмаган. 2017 елдан ул Сафиннарның дус, җылы гаиләсендә яши. Нәкъ шул елда Татарстанда олы яшьтәге ялгыз кешеләрне гаиләгә яшәргә урнаштыру буенча сынау проекты тормышка ашырыла башлаган иде. Шәмсеруй Низаметдинова бу турыда “Биектау хәбәрләре” газетасы аша белә һәм үзен гаиләгә алуларын үтенеп социаль бүлеккә мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, проект тормышка ашырыла башлагач та, мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр караучысыз калган өлкәннәрне гаиләләренә кабул итәргә  теләүләре турында белдерәләр.  Шулай итеп, Сафиннар гаиләсе дә Шәмсеруй апаны үз канаты астына ала.  Бүгенге көндә Татарстанда шундый     32 гаилә бар.

“Мең рәхмәт, игътибарыгыз өчен, - ди Шәмсеруй Низаметдинова. – Тәбрикләүләрне кабул итү бик күңелле. Миңа инде 98 яшь, әмма мин әлегә үз аңымда, сәламәтлегем дә Аллага шөкер. Бу яшьтә сәламәтлеккә зарланып утыру гөнаһ инде ул. Мин үземнең һәр иртәмне “Аллаһу әкбәр,  Әлхәмдулиллах” дип башлап җибәрәм.  Һәр адымым саен бүгенге көнемә ирештергән Аллаһыга рәхмәтләр укыйм. Мин беркайчан да 98 яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем. Дөресен әйткәндә, яшем сиздерә инде үзен, кан басымым күтәрелә. Кәефем әйбәт булганда мин кулыма китап алам, газета, журнал укыйм. Башым да аязып киткән кебек була”.

Шәмсеруй апа бүгенгә кадәр үзенең әтисе белән әнисен искә алып яши. Алар авылда ихтирамга лаек кешеләр булалар. Гомерләре бик авыр елларга туры килсә дә, алар киң күңелле булган, үзләренә бик кыен булса да авылдашларына ярдәм итеп яшәгәннәр. Әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнгән Шәмсеруй апа да үзенә таба сузылган кулны беркайчан да кире бормый. Гомере буе әти-әнисе кебек ачык йөзле, мәрхәмәтле булырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев