Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Янгын кисәтү җайланмасы гомерне саклап кала

2023 елда гына да Биектау районы башкарма комитеты төрле социаль категорияләргә кергән гражданнарның өйләренә 200 янгын кисәтү җайланмасы урнаштырды.

Күптән түгел районның янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре Биектау авылында яшәүче 96 яшьлек Анастасия Логинова йортына да шундый ук җайланма урнаштырдылар. Моннан 5 ел элек ветеранны һәм аның   авыру улын «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге үз каравына алган була.   Бүгенге көндә  Анастасия Логинова берүзе яши. Аның өендә моңа кадәр газ сизгеч җайланма урнаштырылган булган инде. Бүгенге көннән аның өен һәм Анастасия Ивановнаның үзен  янгын кисәтү җайланмасы да саклый башлады. Көнгә ике тапкыр аның янына оныклары яллаган караучы килә. «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән билгеләнгән хезмәткәрләр һәм күршеләре дә карчыкны ялгыз калдырмыйлар – ул һәрвакыт күзәтү астында.

“Анастасия Ивановна үз йомышларын үзе үти әле, - ди социаль хезмәткәр. – Ашарына үзе әзерли, ишегалдында  йөреп керергә дә үзе әзерләнеп чыга. Әмма капкадан урамга чыгарга машиналардан курка. Бу яшьтә адресны оныту да өлкәннәрнең күбесенә хас күренеш. Бакчасын ярата инде ул. Ә инде кибеткә ашамлыклар сатып алырга без бергәләп барабыз. Чөнки урамда егылудан курка ул”. Социаль ярдәмгә мохтаҗ, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә төтен һәм янгын чыгуны хәбәр итә торган җайланмаларны бушлай кую турындагы программа Татарстанда 2016 елда Татарстан Республикасы  рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча кабул ителгән иде. Статистика буенча янгында һәлак булучыларның яртысыннан артыгы йокы вакытында үлә.  Автоном приборларның максаты – йоклаган кешене уяту һәм игътибарын янгынга юнәлтү. Шул рәвешле алар кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Соңгы 7 ел эчендә республикада 271 кешенең гомере сакланып калган. Программа тормышка ашырыла башлаган чордан алып, Биектау районында 1 мең 800 йортка 5,5 мең җайланма урнаштырылган. Бу эш планлы рәвештә әле дә дәвам ителә. Өлкәннәр яши торган йортларга гына түгел, социаль куркыныч хәлдә булган күп балалы гаиләләргә, социаль гаиләләргә, инвалидлар яши торган йортларга да янгын кисәтү җайланмасы урнаштырыла.  Районның янгынга каршы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов сүзләренә караганда, Биектау районы Башкарма комитеты тарафыннан алдагы елга да бу юнәлештә өстәмә финанс чыгымнары билгеләнгән.

Энҗе ГӘРӘФИЕВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев