Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Ялга кайткан хәрби егет һәр кешегә рәхмәтле

Махсус хәрби операция икенче елын дәвам итә. Биектау районыннан мобилизацияләнгән якташларыбыз кыска вакытлы ялга кайта башлады. Аларның кайберләре икенче тапкыр кайтырга өлгерде инде.

Районыбыз халкы аларны геройларны көткән кебек көтеп ала һәм зурлап озатып кала. Без дә туган җирне, якыннарын  сагынып кайткан якташларыбызның хәл-әхвәлен белеп торырга тырышабыз. Әле күптән түгел генә хәрби зонада «Шматко» исеме белән йөртелә торган хәрби үзенең туган авылына - Каенлыкка кыска вакытлы ялга кайтты. Авыл зур түгел. Шуңа күрә дә  “кайнар ноктага” китүче солдатны авылдашлары үз балаларын җибәргән кебек озатып кала.  Бер ел дәвамында авылның һәр кешесе хәрбинең туганнарыннан аның хәлен сораштыра, ихластан аның исән-имин кайтуын теләп догада тора. Хәрбинең апасы сүзләренә караганда, егетне хәрби зонага озатуы бик авыр була.

“Ул киткәч тә йөрәк сыкравы башланды, - ди Зөлфия Шәйхиева. – Аларга операция зонасында телефоннан сөйләшергә ярамый, туганыбызның хәлен очраклы рәвештә генә белеп тордык. Ул үзе безгә яхшы хәбәрләр генә җибәреп барырга тырыша, бар да яхшы, ди. Бераз тынычлана да төштек инде”. Ә тылда калган авылдашлары хәрби зонадагы егетләрне ярдәмнәреннән ташламыйлар. Елдан артык инде сменалап маскировка челтәрләре үрәләр. Фронт өчен кирәк-яраклар туплыйлар, токмачка кадәр кисеп җибәрәләр.  

“Без солдатларны “үзебезнеке”нә һәм “чит”кә бүлмибез. Алар барысы да үзебезнеке. Чын күңелдән ярдәм итәбез. Тизрәк өйгә әйләнеп кайтуларын телибез. Ялга кайтуларын түземсезлек белән көтеп алабыз да, озатканда яңадан авыр була. Бөтенләйгә кайтсыннар иде инде”, - ди Каенлык авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Һидиятуллина. Ялга кайткан «Шатко» үзенең барлык туганнары, дуслары, укытучылары янында булырга хыяллана.  Фронтка ярдәм итүче барлык авылдашларына тирән рәхмәтле ул.  

“Авылдашларым җибәргән маскировка челтәрләрен алгач та күңелләр тулып китте. Безгә ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәтлебез. Район башлыгына, аның урынбасарларына, гуманитар ярдәмне туплап безгә алып килеп җиткерүче волонтерларга зур рәхмәт. Сез җибәргән барлык әйберләр, азык-төлек вакытында килеп ирешә. Гомумән, безнең һәр үтенечебез шунда ук үтәлә. Сугыш кырында рухи көч һәм матди ярдәм бик зур роль уйный”, - ди «Шматко». Вакытлы ялга кайткач ул, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” клубы әгъзалары белән бергәләп, «Россия  Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгына багышлап уздырыла торган бәйгедә дә катнаша.  Конституция тарихына багышланган тест сорауларының барысына да лаеклы  җавап бирә һәм җитәрлек күләмдә баллар җыя.   Тиздән «Шматко» яңадан хәрби зонага китәчәк. Аңа исән-сау бөтенләйгә туган җиргә  әйләнеп кайтуын теләп калабыз

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев