Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Чүпкә ут төртер алдыннан кагыйдәләр белән таныш

Тиздән җылы җәйге сезон башланачак. Бакчачылар бүгеннән үк үзләренең кишәрлекләрен тәртипкә китерү эшенә керештеләр. Шәхси йортларда яшәүчеләр дә каралты-кура, бакча һәм йорт тирәсен көздән калган чүп-чардан арындыру белән мәшгуль.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен дә чын мәгънәсендә “кызу” көннәр башланды. Алар бакчачылык ширкатьләрендә планлы рәвештә профилактика алып баралар. Ут-күз белән бәйле гадәттән тыш хәлләр яз көне нәкъ менә бакчачылык ширкатьләрендә күбрәк күзәтелә.

21 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда  хәтта үзеңнең шәхси биләмәләреңдә дә учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыелачак. Учак  белән бәйле һәр  очрак өчен аерым кагыйдәләр бар.

“Бакчачылык ширкатьләрендә учактан якындагы корылмаларга кадәр 15 метр ара калырга тиеш, - ди Биектау районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. – Бу очракта да бакчачы коры-сарыны махсус металл мичкәләрдә генә яга ала. Мичкә тирәсе чүп-чардан чистартылган булырга тиеш.  Мичкәдән очкын очып китәргә тиеш түгел. Шуңа күрә учакны җилсез көнне генә ягарга киңәш ителә. Чүп-чарны тиешле ара калдырып яккан очракта да һава торышы уңай, тыныч  булырга тиеш. Тагын бер кат искәртеп үтәм: учактан теләсә нинди корылмага кадәр ара 15 метрдан ким булырга тиеш түгел”.

Без районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп «Адонис» бакчачылык ширкатендә булдык һәм анда янгын куркынычы янаган җәйге чорга әзерлек барышы белән таныштык. Узган 2024 елның беренче 3 аенда районда  20 янгын очрагы теркәлгән иде. Аларның берсе генә дә чүп үләне яндыру белән бәйле булмады. 2025 елда районда 29 янгын очрагы теркәлде. Шуларның 6 сы коры үлән, чүп-чар яндыру белән бәйле.  Шуңа күрә быел янгын сүндерүчеләр игътибарны күбрәк чүп-чар һәм коры үләнгә юнәлтәләр. Алар  янгын гидрантларының төзеклеген тикшерделәр, су запасына игътибар иттеләр.  «Адонис» бакчачылык ширкатендә су белән проблема юк. Тиздән бакчаларда суның иң кирәкле  чоры башлана. Гидрантларны биредә иртә яздан ук әзерлек сызыгына куйганнар.

“Мин бакчачылык ширкатендә каравылчы булып 2019 елдан эшлим. Моннан ике ел элек безнең ширкатьтә янгын чыкты. Ике катлы йорт янды. Төнге сәгатьләрдә булды бу хәл.  Ул төнне мин кизү тора идем. Янгынны күрү белән кичекмәстән янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым, аларны каршы алдым. Ул вакытта янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре миңа рәхмәт тә белдерделәр. Чөнки безнең гидрантлар төзек һәм үз урынында иде. Төнге сәгатьләрдә гидрант табу бик кыен. Бездә су да вакытында бирелә. Су торбаларында өзеклекләр килеп чыкканда да без ике сәгать эчендә төзәтергә тырышабыз”, - ди Николай Замаруев.

«Адонис» бакчачылык ширкатендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлә. Әмма, иң мөһиме,  янгын чыгу очрагын булдырмый калу өчен тырышырга кирәк. Коры үлән бик тиз кабынып китүчән. Аны җирдә килеш яндыру катгый тыела. Үләнне мичкәгә җыеп, тиешле кагыйдәләрне үтәгәннән соң гына ут төртергә ярый. Тиздән башка бакчачылык ширкатьләрен дә, балаларның җәйге лагерьларын, торак пунктларны да тикшереп чыгу планлаштырыла.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев