Бүген Алат авыл мәдәният йортында “Милли ашлар “ фестивале узды
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Бүген Алат авыл мәдәният йортында “Милли ашлар “ фестивале узды

Аны Биектау районының “ Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре оештырды.

Әлегә оешма  татар халкының  гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу, саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә төрле эшләр  алып бара.  Милли ашлар- халкыбызның  бер мөһим үзенчәлеге.  Фестивальга  авыл җирлекләреннән аш-су осталары җыелды.  Алар камыр ризыклары пешерүдә үз  осталыкларын күрсәтеп,  татарның милли ашлары  хакында сөйләштеләр. Иң активлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.


Нет комментариев