Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектауда республика эзләү отрядлары фестивале узды

Биектау районында урнашкан «Чайка» балалар лагеренда республиканың эзләү отрядлары фестивале тәмамланды. Фестивальдә Татарстан Республикасының ике дистәгә якын эзләү отрядыннан 150 кеше катнашты.

Алар үзара тәҗрибә алмаштылар, тәҗрибәле экспертларның лекцияләрен тыңладылар,  осталык дәресләре уздылар, интенсив программаларда катнаштылар. Программа кысаларында бөтенроссия эзләү системасы мәктәбе лекторлары эзләү эшләрен документация белән тәэмин итү һәм скелет төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук отрядлар вәкилләре фестивальнең традицион конкурсларында: эзләү отрядлары презентациясе, видео-конкурс, архив-эзләү эшчәнлеге, эзләү-туристик полоса,  биатлон эстафетасы һәм башка күп бәйгеләрдә  ярыштылар

Фестиваль көннәрендә лагерьга ТР яшьләр эшләре министры  Ринат Садыков  та килде. Министр сүзләренә караганда, соңгы ярты елда гына да республиканың  30 дан артык эзләү отряды Бөек Ватан сугышы барган урыннарга оештырылган 23 экспедициядә катнашкан, аларда 248 совет солдатының гәүдәсе,  11 медальон,  6 солдатың шәхси әйберләре табылган. Алар Ватан азатлыгы өчен һәлак булган, хәбәрсез югалган герой  сугышчыларның исемнәрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Татарстанның эзләү отрядлары, шулай ук, халыкара экспедицияләрдә катнашып, үзара хезмәттәшлекне ныгыта,  икенче бөтендөнья сугышында катнашкан бөтен халыкларның язмышында хәлиткеч роль уйнаган Бөек Ватан сугышы турында объектив мәгълүмат алырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев