Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектауда «Күрше» кышкы фестивале старт алды

«Күрше» фестивале ул 2025 елның язында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән старт алган киң масштаблы грант конкурсы.

Проект «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора. Аның төп максаты  күршеләр белән дус-тату яшәү,  гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм ишегалларын кешеләр бер-берсен белә, бергәләп ял итә һәм уңайлыклар тудыра торган урынга әверелдерүдән гыйбарәт. Бүгенге көндә илдә аңа тиңнәр юк. Фестивальнең җәйге сезоны бөтен республика буенча 80 меңнән артык кешене үзендә җыйган 290нан артык вакыйганы берләштерде.

Бүген Татарстанда яңа сезонга - «Күрше» кышкы фестиваленә  старт бирелде. Җәйге сезон тәҗрибәсе кышкы сезонда да  дәвам иттереләчәк һәм  

кышкы сезон җәй көне туплаган матур күренешләрне күркәм гадәткә әверелдерергә ярдәм итәчәк.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү кампаниесе 2025 елның көзендә үк старт алган иде. Заявка бирүче бер автор кимендә өч чара сценариен, чыгымнарның детальле сметасын һәм календарь планын тәкъдим иткән. Җиңүчеләр декабрь аенда игълан ителде. Грант бәйгесенә меңнән артык кеше гариза бирде, 40 кеше финалга чыкты. Алар арасында Биектау районында яшәүче Инсаф Забиров та бар. Аның халык традицияләренә нигезләнеп эшләнгән «Бердәмлек» кышкы фестивале проекты грант отты.

“Мондый идея күптән түгел генә – «Күрше» фестиваленең  җәйге сезоны узгач кына туды, - ди Инсаф Забиров. – Моңа кадәр мин алты грант проектында катнашып, җиңеп чыккан идем. Аларның һәрберсен тормышка ашырып бардым.    Яңа проект турында ишеткәч тә мин,  элеккеге тәҗрибәмне эшкә җигеп, сайтта гариза калдырдым. Номинацияләр күп төрле иде. Мин отышлырак номинацияне сайлап алдым. Россиядә 2026 нчы ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул сәбәпле мин халык уеннары, гореф-гадәтләре темасын сайладым”. Инсаф Забиров проектында рәсмилек юк. Ул һәркемнең күңелен җылыта торган, бәхетле  балачакка кайтара торган вакыйгаларны, гореф-гадәтләрне  искә төшерүгә юнәлдерелгән. Инсаф Забиров проекты 400 мең сумлык грантка лаек дип табылган.

“Бәйгенең төп шарты буенча проект 3 урында тормышка ашырылачак. Аларның икесе җәмәгать киңлекләрендә уздырылса, берсе – ишегалды территориясендә уздырылырга тиеш. Беренче ике чара өчен без «Казан арты» паркын һәм Җиңү паркын сайладык.  Ә инде «Импульс» яшьләр үзәге янындагы Лесная, 7 ишегалды территориясендә күршеләрне җыярга ниятлибез.  «Казан арты» паркында билгеләнгән чара 24 январьда, ә Лесная, 7 адресы буенча узачак чараны 21 февральдә уздырырга ниятләп куйдык. Өстәмә мәгълүмат Биектау районының рәсми аккаунтларына урнаштырылачак”, - ди «Курше» кышкы фестивале җиңүчесе Инсаф Забиров.

Җиңүче үзенең беренче чарасын балаларның кышкы каникул көннәрендә Җиңү паркында оештырды. Кышкы милли уеннар, спорт ярышлары, җыр, бию, кайнар чәй, тәм-томнарга бай булган чара биектаулылар күңеленә хуш килде.

“Мин бәйгегә заявканы  үзмәшгуль кеше буларак тапшырдым, –  ди Инсаф Забиров. – Үземнең финалга чыкканымны белгәч бик шатландым.  Планда бик күп проектлар бар. Аларны да шул рәвешле тормышка ашырып булыр дип өметләнәм”.

«Күрше» кышкы фестивале Татарстан район-авылларында гөрләп бара. Бу һәр ишегалдына бәйрәм китерергә, парк, скверларда, җәмәгать урыннарында чаралар оештырырга, халыкның кәефен күтәрергә  мөмкинлек бирә.

Гүзәл  Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев