Биектауда «Юстиция аллеясы» барлыкка килде
Тарихта эз калдырыйм дисәң, кайвакыт, агач утырту да җитә. Юстиция хезмәткәрләре киләчәк буын өчен истәлек калдыруның матур чарасын уйлап тапканнар: Биектау районы үзәгендәге 6 нчы санлы яңа мәктәп мәйданында яшел зона булдыруны үз өсләренә алганнар.
Әлеге акция Татарстан Республикасы җәмәгать суды системасының 25 еллык юбилеена багышлана. Мәктәп территориясе күзгә күренеп ямьләнеп китте. Хәзер биредә дистәләгән нарат агачы балаларның уен мәйданчыгын җил-яңгырдан ышыклап кына калмаячак, тирә-якка хуш ис тә таратып утырачак.
«Быел Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе барлыкка клүгә 25 ел тулды. Бу вакыт эчендә җәмәгать юстициясе системасы шактый зур үсеш кичерде, төбәк суд системасының аерылгысыз өлешенә һәм гадел хөкемне тәэмин итүнең халыкка иң якын торган мөһим инструментына әверелде. 2000 елда республикада җәмәгать хөкемдарларының барлыгы 168 суд участогы булдырылган иде. Бүген инде алар, халык саны арту белән бәйле рәвештә, 190 га җитте. 15 меңнән 23 меңгә якын кеше яши торган җирлектә бер участок булырга тиеш. Моннан 25 ел элек Татарстан Дәүләт Советы 103 кешене җәмәгать хөкемдары итеп билгеләгән иде. Бу еллар эчендә җәмәгать суды үзен суд системасының аерылгысыз өлеше итеп танытты. Бүгенге көндә барлык судларның 70 процентын җәмәгать судлары алып бара”, - дип билгеләп үтте ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Биектау районының 6 нчы урта мәктәбе әле күптән түгел генә төзелеп сафка басты. Бүгенге көндә аның территориясен яшелләндерү эшләре бара.
“Агач утырту – игелекле эш, - ди 6 нчы урта мәктәп директоры Игорь Кутенин. - Безнең территория зур, әле монда гаять күп агач үсентеләре утыртырга була. Боларының тамырлары ныклап берексен өчен балалар аларны карап үстерәчәк. Иң мөһиме, яшеллек – ул балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итә”.
Суд системасы хезмәткәрләре өчен бүгенге акция гадәти чара гына түгел, ә киләчәккә үзләреннән өлеш кертү. Ләйсән, мәсәлән, бу системада 18 ел хезмәт итә. Ул акциядә катнашуы белән горурлануын әйтте.
“Халык телендә шундый сүзләр йөри: үз гомереңдә агач утырт, өй сал, балалар үстер. Мин бүген бер шартны үтәдем – агач утырттым”, - ди Биектау районының 1 участогында җәмәгать хөкемдары ярдәмчесе булып эшләүче Ләйсән Бәдриева. Районның 6 нчы урта мәктәбендә хәзер «Юстиция аллеясы» барлыкка килде. Ул Татарстан Республикасы җәмәгать суды системасының 25 еллыгына багышланган аллея.
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев