Биектау районында «хәрби өйрәнүләр» бара
Дөрес, «сугышчыларга» әлегә 3-7 яшь кенә. «Сандугач» балалар бакчасында «Биектау аҗаганы-2025» хәрби-патриотик уеннарның сайлап алу туры узды. Әлеге чара яшүсмерләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм традицион рухи һәм әхлакый максатлар нигезендә дөньяга карашын формалаштыру өчен оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте» проекты кысаларында барды.
«Сандугач» балалар бакчасы «Биектау аҗаганы-2025» хәрби-патриотик уеннарның сайлап алу туры җиңүчеләрен үзендә кабул итте. Бу бакча «Алдынгылар хәрәкәте» грантын откан мәгариф учреждениесе. Бүген биредә зур проектка йомгак ясала. Миллион сумлык грант бакчаның тирә-ягын төзекләндерүгә һәм балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү юнәлешендә файдаланылды. Проект өч этапта барды: тематик әңгәмәләр, «Россия Армиясе куәте» дигән исем астында нәни конструкторлар бәйгесе, сюжетлы-рольле уеннар. Күнегүләр этабы да балаларны хәрби уеннарга әзерләүдә мөһим шарт булып торды.
“«Алдынгылар хәрәкәте» проекты кысаларында миллион сумлык грант отуыбыз белән без бик шат, - дип билгеләп үтте «Сандугач» балалар бакчасы мөдире Гөлнур Зиннурова. – Безнең төп максат – бу уеннарга тагы да күбрәк балаларны җәлеп итү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда җитезлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны командада эшли белергә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү”. Соңыннан «Байгыш», «Бәләкәч» һәм «Сандугач» бакчаларында тәрбияләнүчеләр төз сафларда парадка тезелделәр.
“Бу чарага районның мәгариф учреждениеләре бергәләп әзерләнде. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылды. Патриотик уеннар, бәйгеләр аша балалар җиңүчеләр буынын өйрәнәләр. Бу бик мөһим чара. Кечкенә балалар катнаша торган чаралар җәмгыятьне берләштерә”, - дип билгеләп үтте «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов. Маршта катнашканнан соң балалар каршылыклар полосасын бик җиңел генә уздылар. Полоса корылмалары да грант акчасына алынды.
“Миңа бу уеннар бик ошый. Ярышларда катнашырга яратам мин”, - ди «Сандугач» бакчасында тәрбияләнүче Евгения Машкова. Шул ук бакчага йөрүче Амелия Алимбековага да хәрби сафта җырлана торган җырлар ошый икән.
Шул ук вакытта Бөреле авыл җирлегендә Советлар Союзы Герое Леонид Соколов исемендәге «Җиңү адымнары» республика фестивале узды.
“Безнең фестиваль – ул грант бәйгесе. Без аны быел «Алдынгылар хәрәкәте» проекты кысаларында оттык һәм 1 миллион сум акча алдык. Шул акчага электрон тир, пилотсыз оча торган аппаратлар өчен комплектлар, фестивальдә катнашучыларга тарата торган сувенир материаллар сатып алдык”, - ди «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Кутенина. Фестивальдә Биектау районыннан һәм якын тирәдәге район мәктәпләреннән 20 команда катнашты. Яшь патриотларга иҗади сынаулардан тыш каршылыклар полосасын узарга туры килде.
“Мин бу уеннарда беренче тапкыр катнашам, - ди Таңсылу Йосыпова. – Бик актив уеннар. Мин һәр укучыга мондый уеннарда катнашырга киңәш итәр идем. Алар көч бирә, түземлеккә өйрәтә”. Ярышлардан соң барлык катнашучыларны кайнар чәй һәм пылау белән сыйладылар.
Алинә Камалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев