Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау районында республиканың янгын сүндерү бүлекләре арасында бәйге узды

Алар санаулы секунлар эчендә 200-300 градуслы температурага чыдам махсус киемнәрен, корыч каска, аякларына чыдам уңайлы итек, битлек киеп, металл кисә торган гидравлик пычакларны һәм 32 килограммлы тыгызланган кислород тутырылган баллонны иң башына асып өлгерергә тиеш.

Сүз  боевиклар турындагы фильм күренеше турында түгел, ә янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эштә куллана торган кораллары турында бара. Янгын сүндерүчеләр дә  үзләре киеп, ташып йөри торган экипировкаларны  “боевка” дип атыйлар икән. Димәк, янгын сүндерүчеләргә үзләрендә шуның кадәрле авырлык йөртергә туры килә.

Бу атнада Биектау районының «Казан арты» паркына республика янгын сүндерүчеләре ел саен оештырыла торган бәйгенең икенче этабына җыелды.

Ярышларда республиканың төрле районнарыннан килгән 14 команда катнашты.

“Янгын сагында торучыларның  эш нәтиҗәлелеген күтәрү, янгын сүндерү, кешеләрне һәм милекне коткару чараларын камилләштерү максатыннан ел саен без күп төрле функциональ янгын сүндерү ярышларын оештырабыз”, - ди янгын-коткару  гарнизоны башлыгы урынбасары Павел Афанасьев. Ярышта катнашучылар җиде этаптан торган сынауны – аерым бер вакыт эчендә хәрби киемне кию, гер күтәрү, янгын сүндерү шлангын урау, йөк машинасы көпчәкләрен алыштыру, гидравлик коткару җиһазлары белән эшләү, гади кеше уза алмаслык тар гына җирлектән узу кебек сынауларны   бер-бер артлы бик төгәл башкардылар.  

“Һәлакәт булган урынга килгәч тә без иң элек гидравлик коткару эшләре алып барабыз. Утны җиңгәннән соң инде кул эшләренә керешәбез: арматураларны кисәбез, алга таба үтәр өчен юлны чистартабыз”, - ди Павел Афанасьев. Һәрберсе 32 шәр килограмм авырлыктагы баллон һәм ике янгын сүндерү шлангын күчерү ярышта соңгы этап итеп куелган иде.

Ярышта катнашучылар арасында Байлар Сабасының 129-нчы янгын-коткару часте хезмәткәре  Ришат Гарипов та бар иде. Бу частьта инде ул 6 ел хезмәт итә. Ришат коткаручылар  нәселеннән: аның әтисе дә озак еллар янгын сүндерүче булып эшләгән.

“Минем өчен коткару эше һөнәр генә түгел - яшәү мәгънәсе. Без аз гына булса да фанат кешеләр. Ярышларга махсус әзерләнмәдем. Чөнки без мондый сынауларга көн саен, сәгать саен әзер булырга тиеш. Әзерлегебезне даими камилләштереп торабыз”, - ди Ришат Гарипов. Ришат әйткәндәй, кеше гомерен коткару — янгын сүндерүчеләр өчен һәрвакыт беренче урында. Чорлар үзгәрә, янгынга каршы көрәшү ысуллары һәм техник җиһазлар яңара, ә төп бурыч – кешеләрне һәм мал-мөлкәтне коткару - шулай ук кала.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Кукмара районы коткаручылары лаек дип табылды. Биектау районы янгын сүндерүчеләре икенче урынны алды. Һәр ике команда да республика күләмендә уза торган ярышларда катнашачак.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев