Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдиновның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле мөселманнар, хөрмәтле биектаулылар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр — Ураза гаете бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Районыбыз мөселманнары ай дәвамында яман гадәтләрдән тыелып, күркәм гамәлләр кылып, үзләрендә сабырлык һәм җаваплылык хисе тәрбияләп, уй-ниятләре белән мәрхәмәтлелеккә һәм гаделлеккә, җаннары һәм тәннәре белән пакьлеккә омтылып, иман ныклыгына ирештеләр. Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте белән рухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүче Коръән Кәрим иңдерелде. Изге китап  пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан,  хакыйкатьне ялганнан аерырга ярдәм итә. Бүгенге катлаулы заманда Иман безгә авырлыкларны җиңәргә бетмәс-төкәнмәс көч бирә, аларны күркәм сабырлык белән үткәрергә ярдәм итә. Изге Рамазан аеның һәр көнендә һәм төнендә  безнең мөселманнар ихлас догада булдылар. Махсус хәрби операция зонасында батырларча көрәшүче якташларыбыз исәнлеге өчен  сәҗдәләргә китеп Аллаһка ялвардылар,  яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аңа сыендылар,   һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кылдылар. Мохтаҗларга, караучысыз калган өлкәннәргә, сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итү, игелекле, миһербанлы гамәлләр кылу, тәэсирле вәгазьләр белән Иман яңарту һәм үзара дустанә мөнәсәбәт — болар барысы да Рамазан аеның аерылгысыз хасиятләре булдылар.
Бу Изге көнне районыбызның барлык мөселманнары яңадан уртак намазга баса, мул өстәл янына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезне данлый, киләчәккә планнар кора. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне ныгытсын, күңелләребезгә шатлык, изгелек һәм мәхәббәт, сабырлык  иңдерсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш телим!
 
Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев