Биектау авылы һәм Биектау тимер юл станциясендә яшәүчеләр игътибарына!
9 май көнне 06.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр район үзәгендәге кайбер урамнар ябыла, дип искәрттеләр Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында.
Чикләүләр Биектау районы Башкарма комитетының 2025 елның 17 апрелендә кабул ителгән 359 нчы карары нигезендә район үзәгендә Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан һәм бәйрәм тантаналары барган вакытта хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан кертелә.
9 майда 6.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр:
- Үзәк урамыннан (сәүдә-күңел ачу үзәге чатыннан) Полк урамы чатына кадәр;
- Полк урамы чатыннан Леонов урамы (Җиңү Паркы) чатына кадәр;
- Полк, Сельхозтехника, Колхоз урамнары аша Үзәк урамга илтә торган юллар транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Бәйрәм көнендә «Биектау-Үзәк универсаль кибет (ЦУМ)» маршруты буенча йөри торган 91 нче автобусның соңгы тукталышы Биектауның Зур Кызыл урамына (сәүдә-күңел ачу үзәге) күчерелә.
Биектау районы Башкарма комитеты район халкыннан һәм кунаклардан транспорт хәрәкәтенә кертелгән чикләүләр, шул сәбәпле туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм үз хәрәкәтенең маршрутын алдан планлаштырырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев