Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

«Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әниләрен һәм әбиләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Балалар ярату сүзләрен җиткерде һәм табигатькә бәйле белемнәрен күрсәтте. Балалар бакчасы экологик тәрбия юнәлешен алып бара.

«Бәләкәч» балалар бакчасында иртәләр экологик тематикадан уза. Мондый тәрбия юнәлешен педагоглар сайлаган. 8 март бәйрәме дә шул рухта узды.
 
- Безнең балалар бакчасындагы һәр бәйрәм билгеле бер темага карый. Бу юлы без нәкъ менә экологияне сайладык, чөнки хәзер балаларның әйләнә – тирә дөньяны саклауның кыйммәтен белүе һәм аңлавы бик мөһим, - дип аңлатты музыка җитәкчесе Марина Костюнина.
 
Балалар кадерле әниләренә дә хөрмәт күрсәтте. Үз мәхәббәтләрен исбатлар өчен, йөрәк ясап, иң газиз кешеләренә бүләк итте алар.
 
- Әнине яратам. Ул мине тудырды, барысын да сатып ала. Мин аңа өйдә җыештырырга ярдәм итәм, - ди Мәдинә Сәмигуллина.
- Мин әниемне бик яратам, - дип сөйләшүгә Мәлик Фәйзуллин кушылды.
- Без әнием белән бергә укыйбыз, - дип өстәде Алия Ахунова. 
- Әнием миңа уенчыклар  сатып ала. Ул минем өчен бик матур, - диде Камилә Камалова.
Марина Костюнина бәйрәмнең сценарий авторы. Барлык күренешләр дә аның үз иҗаты. Балалар бакчасында концертлар ике телдә уза, бу да балаларны тәрбияләүнең мөһим өлеше. Иртәнге бәйрәмнәрнең үзенчәлеге тагын шунда чагыла: зурлар төркемендәге балалар кече төркем балаларына тамашалар күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев