Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Артист булу бик тә ошады

Халыкара театр көне алдыннан «Миләшкәй» («Рябинушка») балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең музыка җитәкчеләре катнашында гамәли семинар узды. Семинар «Балалар бакчаларында музыка-уен һәм театраль эшчәнлек» дигән темага багышланган иде.

Балалар бакчасына йөри торган сабый үз тормышын уеннан башка күз алдына да китерә алмый. Уенда ул әйләнә-тирә мохит, гаилә мөнәсәбәтләре, дуслары, үзара аралашу турында мәгълүмат кына алып  калмый,  бу дөньяда яшәргә, үзара мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнә. Бала бакчага йөргән дәвердә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәнергә тиеш, бу чорда аның акылы, хәтере яхшыра, игътибары арта.  Бакчада театраль уеннарга аеруча зур әһәмият бирелә. Балалар үзләре башкара торган образ өстендә эшлиләр, авазларны дөрес әйтергә өйрәнәләр, рухланып, хисләнеп сөйләү культурасын үзләштерәләр. Театр бала өчен күңелле бәйрәм булып тора, ул баланы  төрле яктан үстерә, яңа хисләргә баета, аны уйланырга, рухланырга, анализлар ясарга өйрәтә. «Миләшкәй» балалар бакчасының кече төркемендә тәрбияләнүче балалар семинарда катнашучыларга   «Язгы әкият» дигән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар балаларның театраль сәләтен, аларның талантын югары бәяләделәр.

Тәрбиячеләр әзерләгән декорацияләр дә нәни артистларга тиен, кош, бака, кояш  рольләрен оста башкарырга этәргеч бирде. Кунаклар баланың рольне уйный-уйный, ничек итеп әкият дөньясына кереп киткәнен тын да алмый күзәттеләр.

Сәхнә  сәнгатьнең бер төре генә түгел, ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне дә берләштерә. Бакчаның өлкән төркеменә йөрүчеләр сәхнәләштерү эшчәнлегенең «Тылсымлы әкият китабы» дигән өлешендә төрле музыкаль уен коралларында уйнап күрсәттеләр. Китапның һәр бите кызыклы әкияттән тора. Балалар шул әкиятләрнең геройлары булдылар, үз образларын уен коралларында уйнап ачтылар. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Ялгыз көчек» спектаклендә  рольләрне үтә дә сәнгатьле итеп башкардылар. Рольләрдә  балалар чиста, аңлашылырлык итеп сөйләделәр, персонажлар өчен кайгырдылар,  яхшылыкка hәм явызлыкка үзләренең  карашларын күрсәттеләр. Балаларның театраль костюмнары да башкарган рольләрен тулысы белән ачарга ярдәм итте. Костюмнар зәвыкъ белән тегелгән иде.  Семинарда катнашучылар балаларның һәр чыгышын алкышларга күмделәр, хәтта өлкәннәр дә ялгыз көчек язмышы  өчен борчылып утырдылар.   

Семинарда «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре осталык дәресләре бирделәр. Светлана Никитина, мәсәлән, «3-4 яшьлек балаларны тәрбияләгәндә музыкаль танып белүне арттыра торган алымнар»    турында ачык дәрес бирде. Дәрес барышында тәрбияче дә үзенең актерлык һәм  режиссерлык осталыгын күрсәтте, уенчыклар һәм театр атрибутлары ярдәмендә сәхнәләштерү серләре буенча  тәҗрибә уртаклашты. Татьяна Корбанова, «Чемодан эчендәге әкият» дигән темага таянып, театр курчакларын ясау, аларга костюмнар тегү серләрен ачты.

Музыкаль җитәкчеләр өчен оештырылган гамәли семинар кызыклы да, файдалы булды. Балаларга гына түгел, тәрбиячеләргә  дә артист булу бик тә ошады.

 

Татьяна Корбанова,

Алсу Хәйруллина,

Лариса Кручинина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев