Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнде

1 августтан Россиядә 9,3 миллион эшләүче пенсионерның пенсияләре автомат рәвештә яңадан исәпләнде. Моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итү яки гариза язу таләп ителмәде.

Пенсияләрне яңадан исәпләү картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы эшләүче пенсионерларга кагылды. Алар өчен узган ел эш бирүчеләр иминият взнослары түләгән.

Моннан тыш, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларның да түләүләре яңадан исәпләнде. Бу вафат булган кешенең шәхси исәбенә өстәмә иминият взнослары кергән очракта башкарылды.

Яңартылган күләмдәге пенсияләр гадәти түләү графигы буенча күчереләчәк.

Эшләүче пенсионерлар пенсиясен яңадан исәпләү
Эшләүче пенсионерлар пенсиясен яңадан исәпләү

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев