Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Хезмәт ярминкәсе эш тәкъдим итә

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе узды.

Ил буйлап барлыгы бер мең ярым эш тәкъдим итү мәйданчыгы эшләде. Биектау районы мәшгульлек үзәге дә,  масштаблы Бөтенроссия акциясенә кушылып, районның үзәк мәдәният йортында һәм 1 нче санлы мәктәп бинасында хезмәт ярминкәсе оештырды. Үзәк мәдәният йорты мәйданчыгында районның 11 предприятиесеннән килгән кадрлар бүлеге башлыклары 50 дән артык вакансия урыннары тәкъдим иттеләр. Моннан тыш эш бирүчеләрнең язма тәкъдимнәре белән танышырга да мөмкинлек бирелде. Ярминкә ачылган минутларда залга 70 тән артык эш эзләүче кеше килгән иде.

“Районыбыз медицина хезмәткәрләренә кытлык кичерә, табиблар җитешми, - ди Биектау районы мәшгульлек үзәге директоры  Лениза Гәзизуллина. – Мәгариф хезмәткәрләре турында әйтеп тә торасы юк. Агымдагы елда районда тагын бер мәктәп ачыла, аны укытучылар белән тәэмин итү буенча алда зур эш тора”.

Биектау районында яңадан-яңа эш урыннары ачыла. Аларга инженерлар, эшче һөнәрләре буенча белгечләр, шоферлар, пешекчеләр кирәк. Районда  эш эзләүчеләрнең уртача яше 45 - 55 яшь. Районның мәшгульлек үзәге директоры  Лениза Гәзизуллина сүзләренә караганда, моннан өч еллап  элек эш эзләүчеләр саны кими башлаган, бүгенге көндә бер эшсезгә 8-9 вакансияле эш урыны туры килә.

“Дөресен генә әйткәндә, вакансияле эш урыннары һәрвакыт бар. Араларында бик яхшылары да очрый. Бюджетныкы булмаган предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан да ким түгел. Ә кайбер предприятиеләрдә 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Безнең район җире өчен бик яхшы акча дип уйлыйм мин. Әлбәттә, бюджет учреждениеләрендә хезмәт хакы алай ук югары дип әйтмәс идем. Алар 25-30 мең сум акча алып эшлиләр”, - дип өстәде  мәшгульлек үзәге директоры Лениза Гәзизуллина.

Ярминкәгә төрле кеше килә. Кайберләре яртышар ел буена күңеленә хуш килә торган эшне эзли, ә кайберләренә бер сөйләшү, аңлату  да җитә. Наталья

Мокеева бу юлы үзенә кулай булган эшне  тапкан.

“Мин бер ай инде эшсез йөрим, - ди Наталья Мокеева. - 17 ел заводта эшләп чыккан идем. Хәзер инде сак-каравыл өлкәсендә  эшләргә телим. Бүген миңа андый эшне тәкъдим иттеләр. Ремонт-механика заводында минем шалтыратуны көтәләр”.

Биектау районы мәшгульлек үзәге хезмәт ярминкәләрен кварталга бер тапкыр оештырып килә. Заманасына карап, ярминкәләрнең форматлары да үзгәрә. Бүген мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре районның 1 нче санлы мәктәбендә укучыларга ничек итеп булачак һөнәрне сайларга кирәклеген төшендерәчәкләр.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев