3 сентябрьгә каршы төндә, иртән һәм көндез Татарстанда урыны белән томан, яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
МЧС начар һава торышы вакытында сак булырга чакыра
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе начар һава торышы вакытында сак булырга киңәш итә. Агачлар, реклама калканнары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында ышыкланырга ярамый.
Куркыныч хәл килеп чыккан очракта 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев