Татарстан икътисадында хезмәткә сәләтле халыкның 62%ы мәшгуль
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Татарстан икътисадында хезмәткә сәләтле халыкның 62%ы мәшгуль

Бу 2,043 млн кеше, дип хәбәр итте журналистларга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

- 2022 елдан башлап без республика икътисадына моңа кадәр мәшгуль булмаган 62 мең кешене өстәмә җәлеп иттек. Бу бик җитди күрсәткеч, - дип ассызыклады министр. Шуңа да карамастан, Зарипова сүзләренчә, 2030 елга кадәр республикага тагын 360 мең яңа кадрлар кирәк булачак. Ел саен ихтыяҗ - 50 меңгә якын кеше. Хезмәткәрләрнең иң күбе (8 мең) эшкәртү производствосына, 7 мең тирәсе - бюджет өлкәсенә, 6 мең - транспорт тармагына, 4 мең - төзелешкә таләп ителә. Шул ук вакытта ваклап сатуга, пластмасса һәм азык-төлек продуктларын җитештерүгә ихтыяҗ кими. Шуңа бәйле рәвештә ТР Хезмәт министрлыгы кадрларны яңадан әзерләү программаларын гамәлгә ашыра.


Нет комментариев