Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Ташлы Кавал авылында «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясе ачылды

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Ташлы Кавал авыл җирлегендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясе ачылды.

Композиция  шушы авылда  туып-үскән эшмәкәр, иганәче Рифат Рәшит улы Исламов һәм аның абыйсы,  эретеп ябыштыру остасы  Ринат Вильдан улы  Гыйбадуллин тарафыннан булдырылган. Бөек Җиңүнең чираттагы юбилее алдыннан ике туган  татар халкының герой шагыйре һәм Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән  каһарман авылдашлары истәлегенә багышлап яңа һәйкәл булдыру нияте белән яши башлыйлар. Алар бу композицияне бергәләп киңәшләшеп, фикерләшеп башкарып та чыгалар.  Композиция өстәл формасында эшләнгән, өстәлдә – кызыл, ак ромашкалар бәйләме ята, янәшәдә – ачылган китап, анда «Кызыл ромашкалар» шигыре уелган. Бу шигырь 1944 елда язылган. Шигырьдә шагыйрь туган иленең азатлыгы өчен соңгы сулышына кадәр фашистларга каршы аяусыз көрәшкән  солдатны тасфирлый. Бу әсәрдәге герой-солдат белән М.Җәлилнең язмышлары охшаш.  Муса Җәлил дә, Волхов фронтында иртә таңда яраланып,  аңын югалтып, әсирлеккә төшә.

Өстәл формасында эшләнгән композициядә  шагыйрьнең башка шигырь китаплары да урын алган. «Моабит дәфтәре» — Муса Җәлилнең Берлиндагы Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы. Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган. «Моабит дәфтәре» шигырьләр циклы дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән.

“Бала чактан ук туган авылым, аның халкы өчен бик матур һәм моңа кадәр беркайда да кабатланмаган  бүләк әзерлисем килә иде, - ди  Рифат Исламов. – Теләгем Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее көннәрендә тормышка ашты. Аны без абыем Ринат Вильданович белән бергәләп башкарып чыктык. Безнең бабаларыбыз бүгенге матур, тыныч тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган. Аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк”.

Ташлы Кавал авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйбуллин тантана барышында  оригиналь композицияне булдырган  якташларына рәхмәтен белдерде.

“Ринат Вильдановичка һәм  Рифат Рәшитовичка барлык авылдашлар исеменнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Алар Бөек Җиңү юбилее уңаеннан искиткеч матур бүләк әзерләделәр. Рифат Рәшитович авыл чишмәләрен төзекләндерүдә, мәчетләр төзүдә дә актив катнаша. Әле яңа гына авыл мәчете каршына кич белән яна торган ярым ай һәм эскәмия ясатып куйды”.

“Без әлеге композицияне бүләк иткән якташларыбызга чиксез рәхмәтлебез. Безнең авыл кебек  кечкенә генә җирлектә шундый матур, бай эчтәлекле һәйкәл булдыру үзе зур батырлык. Бүген бездә горурлык хисләре ташый”, - дип билгеләп үтте авыл мәдәният йорты директоры Гөлгенә Шәяхмәтова.

Бәйрәм бик җанлы узды, мәктәп укучылары, укытучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырларын җырлады. Соңыннан кунаклар учакта пешерелгән пылау белән сыйланды, чәкчәк белән чәй эчте.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев